Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйдагы ат чабышында Бөркет, Тамчы һәм Каталея кушаматлы атлар беренче килде

Атлар чабышы – Сабантуйның таҗы, иң-иң мавыктыргыч мизгеле. Быел да алып баручылар атлар ярышы башланачагын игълан итүгә, олысы-кечесе ипподром янындагы мәйданга ашыкты.

Иң беренчеләрдән булып  авыл җирлекләреннән килгән җигүле атлар  парады бизәде. Тальян гармун моңнары белән мәйданга кергән бәйрәмчә бизәлгән атлар Сабантуйга тагын да ямь, бизәк өстәде. “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур төре белән шөгыльләнүче  спортчыларыбызның чыгышын да Сабантуй кунаклары зур кызыксыну белән күзәттеләр. Мәсәлән, 18 яшьлек  Рената  Гыйлаҗетдинова “Стайл Мун Кэпитал” кушаматлы  атта биеклеге 110 см булган каршылыкларны үтеп, үзенең көчле рухы, батыр йөрәге булуы белән сокландырды. “Сабантуй” спорт мәктәбенең  Мәскәү, Самара өлкәләрендә һәм башка шәһәрләрдә  узган россиякүләм конкур  ярышларында абсолют җиңүче исеменә һәм призлы урыннарга лаек булган  спортчылары тагын бер кат үз осталыкларын  күрсәттеләр.

Атлар чабышын  быел да  Зөлфәт Ганиев җитәкчелегендәге  район ветеринария бер­ләшмәсе  һәм Рамил Габделманов җитәкчелек ит­кән «Сабантуй»  мәдәни-спорт комплексы кол­лек­тивлары оештырып, узышларның тиешле югары­лыкта үтүен тәэмин иттеләр. Ат чабышларына «Саба агро», «Кибет»,  җаваплылыгы чикләнгән «Агропромснаб» җәмгыятьләре  иганәчелек яр­дә­ме күрсәттеләр.  Ярышларда барлыгы 22 ат кат­­нашып, аларның  14е гади токымлы,  5е ярым чиста токымлы, 3се чиста токымлы атлар арасында ярышты. Ярышка кадәр ярсыган кайбер чабышкыларны җайдаклары  чак тыеп тордылар. Чабышта катнашучы атлар өч төркемгә бүленеп, гади атлар  1километр  600 метр ераклыкта, ярым токымлы, чиста токымлы атлар 2 километр 850 метр  ераклыкта ярышты. Тоякларыннан утлар чәчелгәндәй,  күз дә иярмәс тизлек белән узып киткән атларга һәркем җан атып, көч биреп торды. Гади атлар арасында финиш сызыгына беренчеләрдән булып Саба шәһәр җирлегеннән Аяз Тимерхановның «Бөркет» кушаматлы чабышкысы килде.   Ярым чиста токымлылар арасында Шәмәрдән авыл җирлегеннән җайдагы Зөлфәт Рамазанов   булган «Тамчы» кушаматлы ат, чиста токымлы атлар арасында да  Зөлфәт Рамазанов иярләвендәге  «Каталея» кушаматлы ат иң җитезе булып танылды.

 Иң өлкән җайдак   Юлбат авыл җирлеге өчен катнашкан Альберт Хуҗинга 46  яшь,  ә иң яшь җайдак Артур Ивановка  18 яшь иде.

 «Атлар ярышты, менә хәзер кайтсаң да була инде. Шуны  карарга дип кенә чыккан идем.  Шәп чаптылар», дип хисләре белән бүлеште  бер  өлкән яшьтәге абзый. Чыннан да, ярышлар бик матур, иң мөһиме – хәвеф-хәтәрсез, имгәнүләрсез үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев