Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйга бирнәң әзерме?

Бик тиздән барыбызның да яраткан бәйрәме – Сабантуйлар якынлаша. Ә Сабантуйны күркәм гореф-гадәтебез – бирнә җыю йоласы каршы ала.

  Бәйрәмгә атна-ун көн кала оештырыла торган бу күренешнең һәр авылга хас үзенчәлекләре дә бар икән. Ул безнең Иләбәр авылында клуб хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, укы­­тучылар җитәкчелегендә оештырыла. Әлбәттә инде, без –укучылар, нәни балалар да бу чарадан читтә калмыйбыз. Милли киемнәр киеп, йомырка җыю өчен бизәлгән чиләкләрне эләктереп, без – укучы кызлар, бераз гына алданрак барабыз, янәшәбездән гармунчы абыйлар атлый, яшь егетләр колга башына сөлгеләр, күлмәклек тукымалар урый-урый, гармунчыга кушылып, күңелле итеп җырлап баралар. Безнең арттан шау-гөр килеп кәнфит җыярга кечкенә балалар йөгерешә. Әнә  шулай күмәкләшеп, төркемебез белән авылның иң беренче урамына килеп керәбез. Хуҗалар, ху­җабикәләр бирнәчеләрне кар­шы алырга дип күптән чыгып басканнар. Бу йолага йорт ху­җалары берәр ай алдан ук әзер­ләнә: Сабантуй бирнәсенә бүләк итәсе әйберне карап куя. Нәни балаларга таратырга дигән конфетларны да алдан ук алалар. Өйдә туры килмәүчеләр дә бүләкләрен күршеләренәме, яки койма башына элепме калдыралар. Хуҗалар биргән әйберләрне өлкәннәр кушканча урнаштыра барабыз: безнең беребез кечерәк сөлгеләрне, икенчебез йомыркалар, кемдер табак-савытларны җыя бара. Һәр йорт каршына килеп, уен-көлке белән җырлап-биеп, хуҗаларның бүләкләренә рәхмәт әйтеп, урамнар буйлап бирнә җыябыз. Бирнәчеләрне сый-хөрмәт белән каршы алучы йорт хуҗалары да хәйран авылыбызда. Алар инде мондый көнне иртә баштан ук бу чарага багышлап, бавырсагын, кош телен, май кабартмасын пешереп куя. Без килешкә капка алдына урамга ук өстәл куеп, табын корып, кайнар самавырын менгереп утырта, мәтрүшкәле чәен пешерә, көне буе әзерләгән тәм-томнарын тезә. Авыл буйлап, бүләк җыеп арыган бирнәчеләрне ял иттереп, сыйлыйлар. Мондый табын корылган капка төпләрендә бәйрәм аеруча җанлана: гармуннар тавышы куәтләнә, кушылып җырлаучылар, биючеләр арта.

Элеккерәк елларда авылда шундый йола булган: быел килен булып төшкәннәрдән бирнә җыйганда чиккән сөлге сораганнар. Яшь килен моңа алдан ук әзерлекле булган. Кыш дәвамында уңганлыгын чагылдырып, матур бизәкләр белән сөлге чиккән. Кызганыч, хәзер инде мондый күренеш онытыла бара...

... Кояш офыкка кереп батканчы авыл урамында җыр-моң, уен-көлке туктамый ул көнне. Матур гореф-гадәтләребез барлыгына сөенеп, мондый зур эшкә катнаша алуыбызга куанып, без җыйган бүләкләр Сабантуй мәйданында лаеклы хуҗаларын тапсыннар иде дигән теләкләр белән өйләребезгә таралышабыз.

Диана Дәүләтшина,

Эзмә урта мәктәбенең 8 “Б” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев