Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйга һәрвакыт ике яктан да туганнарны чакырабыз

Дания ШИҺАБИЕВА, Байлар Сабасы, лаеклы ялда:

 

Сабантуен бик яратабыз, ел да сагынып көтеп алабыз. Элек-электән бәйрәмне бөтен көчне, дәртне туплап алдан әзерләнеп каршыладык. Матур күлмәкләр алып, үзебезне яңабаштан киендереп чыга идек.  Егетләр   Сабантуйга берничә көн кала бирнә  җыялар, анысы үзе бер бәйрәм була иде. Бирнә җыйганда бөтен авыл халкы кубып, гармуннар  уйнап, җырлап-биеп, авылны йөреп чыгалар. Кызлар, яшь киленнәр чигүле сөлгеләрен, кулъяулыкларын  әзерләп куярлар, егетләр аларны колгага элеп,  кемнеке икәнлеген  чөеп күрсәтерләр иде. Хәзерге Сабантуйлар  без яшь вакыттагыларыннан аерылса да,  ел да сагынып көтеп алабыз. Иптәшем Раиф белән бергә ел да Бөрә буена бәйрәмгә чыгабыз.  Бигрәк тә Сабантуйның ачылышын тамаша кылырга яратабыз. Ел саен балаларның матур итеп биегәннәрен, чыгыш ясаганнарын, уеннарны рәхәтләнеп карыйбыз. Мин бигрәк тә  көрәшне карарга яратам. Балаларның-өлкәннәрнең әтәч куганнарын күзәтү бик кызыклы. Сабантуйга һәрвакыт ике яктан да туганнарны чакырабыз. Күбесе кайтып, бик матур итеп бергәләп барабыз,  кайткач яңадан өйдә бәйрәм ясыйбыз.  Быел Игенче һәм Идегәй урамнары  халкы   бик матур итеп,  Сабантуена бирнә җыючыларны өстәлләр әзерләп каршы алдылар.  Балалар  иҗат йорты  хезмәткәрләре урамыбызда бик матур бәйрәм оештырып китте. Илләребез тыныч, игеннәребез мул, һәркемнең күңеле тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев