Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйның сабан һәм җыр бәйгесе батырлары тәкә алды

Бүген “Сабантуй” спорт комлексында сагынып сөйләрлек матур кичерешләр бүләк иткән, истәлекле мизгелләргә бай район Сабантуе олысын-кечесен үзенә җыйды.

 

  

    Бүген “Сабантуй” спорт  комлексында сагынып сөйләрлек матур кичерешләр бүләк  иткән, истәлекле  мизгелләргә бай район Сабантуе олысын-кечесен үзенә  җыйды. Бәйрәм прологын  300дән артык  мәдәният  хезмәткәре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм балалар  чыгышы бизәде.

 Әдәби-музыкаль композициядә милли бәйрәмебезнең, халкыбыз  йолаларының  барлык матур бизәкләре ачылды. Бәйрәмгә Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге фольклор музыка ансамбле дә  килгән  иде. Сабантуй дәрәҗәле исмволы саналган тәкәләр  күп бүләк ителгән бәйрәм булды  ул. Билгеле булганча, 2023 елның 17 апреленнән 1 июненә кадәр, һәвәскәр җырчылар арасында,  “Җырла, милләт, Җырла Республика” Республика конкурсы узды. Менә шул бәйгенең абсолют җыр батыры дип Явлаштау авылында гомер кичерүче, сәхнә ветераны, Татарстанның атказанган терлекчесе Ринат ага Шамилов танылган. Аны “Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары тәкә белән бүләкләде.  Чираттагы тәкә 2023 елның  сабан батыры – “Мөхәммәтшин З.З” крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы  Фәһим Нотфуллинга бирелде.  

 Быел  районыбызда беренче тапкыр, район авыл җирлекләре, Саба шәһәр җирлеге, Шәмәрдән авыл җирлеге оешма-предприятиеләре арасында «Сабантуйга бирнә җыю»  бәйгесе дә оештырылды. Беренче  урыннарга Сабада “Олимп” спорт  мәктәбе, Шәмәрдәндә – “Рост” лицее, җирле  үзидарәләр  арасында Сатыш  авыл җирлегенә лаек булды. Гран-при иясе – Шыңар авыл җирлеге.

Мәйдан Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов  “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, Эзмә урта мәктәбе тарих укытучысы Наилә Сөләйманованы “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале, Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы Минсәрия Дәүлиеваны  “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале, “Сатыш” бүлекчәсе савымчысы Илсөяр Хәсәнованы  “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”,  “Олимп” спорт мәктәбе тренеры Илдар Ермолаевны  “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре”, район мәдәният йорты күчмә клуб мөдире Хәниф Тимербаевны “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелүе белән  алкышлады

Уеннарны һавага 10 әтәч очырып, РФ Пенсия  фондының районара  бүлеге башлады. Казначылык департаментың район бүлекчәсе оештырган  йон  эрләү  ярышында урыннар җеп озынлыгына һәм нечкәлегенә  карап  бирелде. Хатын-кызлар  арасында 1нче  урынны Иске Икшермәдән Нурзия Мәннанова, 18 яшькә кадәргеләр  арасында Казаннн  кайткан Әминә Хаҗиева   алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев