Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның “Балкыш” үзәге аерым гаиләләр өчен «Бәхетле балачак» дигән чара уздырды

“Зур гаилә яллары” проекты кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен район үзәк китапханәсенә экскурсия оештырдылар.

    Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак. “Зур гаилә яллары” проектын тормышка ашыру кысаларында   Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен район үзәкләштерелгән китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Әлеге чара уку культурасын тәрбияләүгә, китапка мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә, күзаллауны киңәйтүгә, мәдәниятнең, фәннең төрле өлкәләрендә өстәмә белем алуга, туган якны өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан беләзекләр һәм муенсалар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Экскурсия ахырында кунакларга тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды. Әлеге экскурсиядән әти- әниләр һәм балалар үзләренә бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. Оештырылган сәяхәттән бик кәнагать калдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев