Сабаның «Дулкын» хореография коллективы «Наше время – Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестивале лауреаты булды
Фестивальдә быел Татарстанның 38 шәһәр һәм районыннан 150 предприятие һәм оешма катнашты.
Шушы көннәрдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты булды.
Быел чарада Татарстанның 38 шәһәр һәм районыннан 150 предприятие һәм оешма катнашты. 1200гә якын үзешчән артист жюри хөкеменә якынча 300 иҗади номер тәкъдим итте. Финалга 171 номер үтте.
Фестивальнең ябылу тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Әлеге фестивальдә районыбызның «Дулкын» хореография коллективы III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев