Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның «Сабалета» җыелма командасы «Әйдә шаярт» КВН татар лигасының ярымфиналына үтте

«Әйдә Шаярт» татар КВН лигасының ярымфиналы узды

«Сабалета»командасы, "Әйдә Шаярт" татар КВН лигасының ярымфиналына чыгып, үзләренең чын осталыкларын  күрсәттеләр.

Райондашларыбызның чыгышларыннан тамашачылар рәхәтләнеп көлде,  озаклап алкышлады. Һәр номер уйланылган, ә шаяртулары үткен ,кызыклы иде. 

Фестивальдә катнашучы командыларның чыгышларын: «Әйдә Шаяр»татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдиев, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Җәвит Шакиров, «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов, чараларны алып баручы, юморист Артур Сабиров бәяләделәр.

«Сабалета» командасына алдагы уеннарда да сынатмауларын,  юмор һәм иҗат дөньясында уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев