Сабаның сәнгатькәр солтаннары
Шәҗәрә – буыннар чылбыры.
Уналтынчы йөздә барлыкка килгән Саба авылының (Мәмәт бушлыгы) төп халкы нигездә хәзерге Тукай, Гали Закиров урамнарында яшәгән. Башка җирләрдә урман үскән. Әле узган гасыр башында да Сабада яшәүчеләр чәй кайнаган арада да бакча артындагы агачлыкларга кереп җиләк җыеп чыкканнар. Кешеләр, әлбәттә, Мәмәт бушлыгына берьюлы йөзәрләп килеп урнашмаган. Күрше авылларда гомер итүчеләр белән аралашып туганлашкан. Шуңа күрә XVIII-XIV йөзләрдәге Саба халкы, бабасы ягыннанмы, әбисеме, бер-берсенә чыбык очы дияргә була.
Вәлиулланыкылар
Авыл тарихында Вәлиулла нәселе дә мәгълүм урын алып тора. Аның биш баласы була: Гарифулла (1901), Зиннәтулла (1904), Хәбибрахман (1907), Сәгъдия (1910), Хөснулла (1914). Ә Вәлиулланың ата-бабалары кемнәр икәнлеген архив материалларын барлап, Гарифулланың улы Миндель Вәлиуллин (Шәмәрдән мәктәбендә укытты) ачыклаган, шәҗәрә төзегән. Эзләнүләр нәтиҗәсендә бу нәселне XVI йөздән Габдрахман (1601 елгы) исемле кеше дәвам итүе мәгълүм. Аның әтисе, бабасы турында мәгълүматлар сакланмаган. Ә Габдрахманның улы Сәмит, оныгы Тимербай, оныкчыгы Хөсәен булып, соңгысы Вәлиуллага гомер биргән кеше. Сабаның күренекле шәхесләре – композиторлар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар шушы нәселдән. Алар турында Миндель Вәлиуллинның оныгы Чулпан “Нәселемнең асыл уллары” дигән фәнни эш язып, “Минем шәҗәрәм” республика конкурсында да катнашты. Үзенең җиде буынын белгән кыз хәзер Казан федераль университетында белем ала.
Әлбәттә, композиторларны күреп белгән, аралашкан кеше – Хөснулла Вәлиуллинның бертуган сеңлесе Сәгъдиянең кызы Гөлзар ханым Галиева. Ул хәзер Вәлиулланың төп нигезендә гомер итә. Йорт капкасына моны раслаучы мемориаль такта да эленгән.
“Вәлиулла Сатыш авылында туган диелә. Ул яшьли әтисез кала, әнисе аны тегүчегә өйрәнчек малай итеп тапшыра. Ул үзе дә тегәргә өйрәнә һәм остазыннан аерылып, мөстәкыйль рәвештә эшли башлый. Пермь якларына китеп, тегүче булып йөри һәм 25-27 яшьләр тирәсендә Байлар Сабасы авылына кайтып, Бәхтияр байның Асия исемле уңган, тәрбияле кызына өйләнә. Бәхтияр бабай тәрәзә рамнары ясаган, агач эше остасы булган. Юк-барга ышанмаган. Җеннең юклыгын раслар өчен урманга барып, төнне агач башында үткәргән. Кайткач, кеше ул үзе җен дигән. Хатыны Асия дә тегү эшен белгән. Моннан тыш ул гармунда да бик оста уйнаган. Асия әби үпкәсе шешеп, 1945 елның гыйнварында, сугыштагы улының исәнме-юкмы икәнлеген белмичә дөнья куя. Үләр алдыннан “Хөснуллам, Хөснуллам”, – дип саташа. Бу вакытта аңа 68 яшь була. Вәлиулла бабай да сәламәтлеген җуя. Сугыш беткән хәбәргә дә шатланмый. Шул ук елны 75 яшендә вафат була”,– дип искә ала Гөлзар Госман кызы бабасын.
Хөснулла исә ул вакытта дошман әсирлегендә михнәт күрә. Аңа тоткынлыктан качарга ярдәм итәләр. Ул Чехословакиядә совет солдатлары колоннасына кушылып китә. 1945 елның декабрендә Казанга кайта. Хатыны Мөнҗия сугыш беткәч тә, ирен байтак көтә әле. Соңыннан кияүгә чыга. Шуннан соң озак та үтми, ире кайтып керә. Аның хәбәрсез югалганлыгы турында кайгылы хат килгән була. Берәү дә аны исән дип уйламый... Күңелдәге яралары бераз “төзәлә башлагач”, ул Әминә исемле кызга өйләнә. Аларның Нияз һәм Таһир исемле уллары туа.
“Саба” җыры ничек туган?
Вәлиуллиннарның гаилә архивында композиторның 1958 елның 30 маенда яздырылган радиочыгышы саклана.
“Хөрмәтле иптәшләр! Клубларда, культура сарайларында музыка сөючеләр белән очрашканда еш кына бездән: “Әйтегез әле, җыр ничек туа?” – дип сорыйлар. Моңа бер сүз белән генә җавап бирүе читен. Җыр төрле очракларда төрлечә туа. Мәсәлән, композитор шигырьләр китабын ала, укый, күңеленә бик ошаган шигырьләрнең берсенә көй яза. Кайчакларда композитор шагыйрьләр белән очраша. Алар һәр икесен дулкынландырган, кызыксындырган бер теманы сайлап алалар. Шулай итеп ике авторның дуслыгы белән яңа җыр туа. Мондый хәлләр дә булгалый: композитор күңелендә үзеннән үзе көй туа, ә сүзе булмый. Шуңа күрә көй бер җирдә дә яңгырамый, композиторның өстәлендә ята бирә. Композитор җаен туры китереп, бу көен бер шагыйрьгә уйнап күрсәтә. Композитор үзенең әйтергә теләгәнен шагыйрьгә сөйләп бирә дә, шагыйрь шул көйгә сүзләр яза. Шулай итеп яңа җыр туа. Моңа бер мисал итеп үз иҗатымнан “Саба” җырын алам. Бу җырның көе 1937 елда ук туган иде. Ә аңа сүзләрне шагыйрь Хәй Вахит 1948 елда гына язды. Мин Хәй Вахитка бу көйне туган авылымны сагынып, уйланып утырганда язганымны сөйләдем. Хәй Вахит сүзләр язгач, без бу җырга “Саба” дип исем бирдек”, – дип сөйләгән Хөснулла Вәлиуллин.
Аллаһиярның язмышы
“Инде Хөснулланың туганы Аллаһияр абыйга килсәк, 1924 елның җәй челләсендә туган малай әтисе Гарифулланың шатлыгы һәм куанычына әверелә,– дип дәвам итә Гөлнар ханым. – Озак та үтми, аның энесе Зиннәтулла абый өйләнә һәм хатыны бик үткен булып чыга. Йортта Аллаһиярның әнисе Миңсылу җиңгигә урын калмый. Гаилә җимерелә. Ул Тарлау кешесенә кияүгә чыга һәм улы Аллаһияр абыйны үзе белән алып китә. Әмма җәйге бер көндә Аллаһияр, әби, синең яныңда гына торасым килә, дип Сабага кайта. Әнисе алырга да килә, ләкин малай бармый. Ул Асия әби белән Вәлиулла бабай тәрбиясенә кала. Сабада Хөснуллага ияреп Хәкимов оештырган тынлы оркестрга йөри, быргыда уйный. 1939 елда Саба мәктәбенең IX классын тәмамлап, Казан музыка училищесына укырга керә. 1941 елның азагында тиф белән авырый, терелгәч, 18 яшендә фронтка китә. Сталинградта сугыша, 1944 елда инвалид булып кайта. Мин аның куллары туктаусыз калтырап, башы гел селкенеп торганлыктан, чәй дә эчә алмаганын хәтерлим. Озак кына Казанда госпитальдә дәваланды. Саба урта мәктәбендә музыка дәресләре алып барды. Аллаһияр абый бик гади, кешеләр белән тиз аралашучан кеше иде. Мин институтка укырга кергәч, студент вакытта аларда тордым. Ике бүлмәле, балконлы фатир (ванналы, җылы һәм салкын сулы) миңа оҗмах кебек иде. Алар җәйге каникуллар вакытында Сабага бергәләп кайттылар. Печән әзерләүне булачак композиторлар үз өсләренә алдылар. Шуңа күрә аларның кайтуын көтеп ала идек. Кичләрен өй каршында бакчада ял итәләр. Берничә җирдә гармун тавышы ишетелеп торды: Түбән урамда Нәҗип һәм Мәҗит абыйлар, күршедә Әхәт абый, арт урамда Габделфәрт абый уйный. Шулвакыт Аллаһияр абый да үзе белән алып кайткан трубасын ала. Гармуннар тына, авылда тынлы музыка коралы аһәңнәре яңгырый иде. Иҗатына килсәк, Аллаһияр абый күп кенә җырлар, симфоник әсәрләр язып калдыра. Бездна авылы крестьяннары фетнәсен чагылдырган “Спасс восстаниесе” поэмасы аның иң яхшы әсәрләреннән санала.”
Ярмөхәммәт буыны
Гөлзар ханым үзенең ягыннан нәсел-нәсәбе бабалары белән таныштырырга да өлгерде. Бабасы Ярмөхәммәт Вәлиулла кебек үк тегүчелек белән шөгыльләнгән. Аның әтисенең мулла кушкан исеме Шәймөхәммәт оглы Динмөхәммәт. Ярмөхәммәтнең җиде баласы булган: Мәрьям, Фатыйма, Әминә, Нурмөхәммәт, Госман, Габдрахман, Әлфинур.
“Мин Госман кызы булам. Әти сугышка киткәндә 1,5 яшьтә калганмын. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә торды. 2012 елның маенда Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире М.Черепанов ачыклаганнан соң, Брянск өлкәсендә үлгәнлеге билгеле булды. Әти Саба МТСта эшләгән. Аның куллары белән салынган мастерской әле дә “Агроснаб” территориясендә сакланган, үтеп барышлый гел карап узам. Әнием Сәгъдия хастаханәдә санитарка, бик оста тегүче дә иде. Иң олы апам 5 яшендә авырып үлә. Мөкәррәмә апам Килдебәк мәктәбендә математика фәне укытты”, – дип искә ала Гөлзар Галиева.
Ул үзе дә югары белемле физик-математик, Саба урта мәктәбендә, соңрак аграр көллияттә әлеге фәннәрдән 35 ел белем бирә. Рөстәм белән 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Надир гаиләсе белән Казанда, Булат Сабада яши. Дүрт оныгы бар.
Нәсел дәвамы
(Чулпан Вәлиуллина язганнардан)
Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар – музыкага зур өлеш керткән шәхесләр. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән район үзәгендәге сәнгать мәктәбенә Аллаһияр һәм Хөснул Вәлиуллиннар исеме бирелеп, шунда ук музей-бүлмә ачылды. Байлар Сабасында абыйлы-энеле композиторлар Вәлиуллиннар урамы да бар. Хөснулла ага яшәгән йортка Татарстан Мәдәният министрлыгы мемориаль такта куйды. Минем бабам – әниемнең әтисе – Аллаһияр Вәлиуллинның бертуган энесе. Бабамның әтисе Гарифулла – Хөснулла абый белән бертуган. Хөснулла һәм Аллаһияр абыйларның музыка эстафетасын дәвам итүче туганнарыбыз күп булуы да куандыра. Диләрә Вәлиуллина (Хөснулла абый оныгы) “Казан нуры” ансамблендә эшли, саксафонда һәм кларнетта уйный. Аллаһиярның әтисе белән бертуган абыйсы Хәбибрахманның оныкчыгы Гөлнара Яхина (Мөбарәкҗанова) Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетын тәмамлады, Саба музыка мәктәбендә укыта. Бабам Миндель Вәлиуллин баянда да уйный, җырлый иде. Хәбибрахман абыйның кызы Гөлчәчәк Вәлиуллина балалар бакчасында музыка дәресләре алып барды. Нияз Вәлиуллин скрипкачы, соңгы вакытта Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге оркестрда уйнады. Ә Аллаһиярның улы Рамил космодромда хезмәт итте, авиация подполковнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев