Сабаның туган якны өйрәнү музеенда урманчылык һәм урманнарны саклау турында сөйләштеләр
Сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар көне билгеләп үтелә
Урманчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Сабаның туган якны өйрәнү музееда әлеге һөнәргә багышланган очрашу үткәрелде. Чарага урманчылар, Саба урман хуҗалыгы тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм Саба гимназиясенең “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсендә шөгыльләнүче 8 сыйныф укучылары чакырылды. Залда әлеге өлкәне чагылдырган вакытлы күргәзмә эшләде. Ул Саба урман сәнәгате хуҗалыгының формалашуы һәм ныгуына, Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр тормышын яктыртты. Укучылар, килгән кунаклар районыбызда урман хуҗалыгын һәм урманчылыкларны оештыру, урманның тоткан роле, файдасы һәм аны саклауда безнең керткән өлешебез турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев