Сабаның «Тынычлык» мәчетендә Мәүлид кичәсе узды
Кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәләллаһу галәйһиссәламнең тормыш юлы турында вәгазь укылды, салаватлар әйтелде.
Чарада Казаннан мәртәбәле кунаклар да катнашты. Ирләр өчен вәгазьне ТР Диния Нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге вәкиле, Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов сөйләде, хатын-кызлар белән Диния нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова аралашты. Кичәдә Аллаһы Тәгалә илчесе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр башкарылды. Соңыннан кичәне оештыручы эшмәкәр Гөлнара ханым Галимова чарага килеп җәмәгатьне үтемле вәгазе белән шатландырган Айгөл ханымга рәхмәтен җиткерде, сабалылардан истәлек бүләге тапшырды.
«Мондый чаралар сөекле Пәйгамбәребезне чиксез яратуыбызны, рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен, Расүлебезнең Кыямәт көнендә шәфәгатенә өметләнүне белдерү ул. Бүген Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) турында белемнәребезне артырдык, белгәннәрне тагын бер тапкыр искә төшердек. Гел шулай бердәм булып, изге эшләрдә берләшеп, бер-беребезне изгелеккә өндәп яшик, телебездә - зекер, йөрәгебездә- иман булсын» -диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев