Сагынабыз сине, Зөфәр кода!
Моннан нәкъ 3 ел элек, якын туганыбыз, дус- киңәшчебез, таянычыбыз, Лесхозның “Нургали” мәчете мәэзине, азанчысы Зөфәр Нурлыгата улы Сафинны мәңгелеккә озаттык. Аны искә алмаган көнебез юк. Юксынабыз, сагынабыз...
Без аның белән беренче мәртәбә Арча районының Яңа Кырлай авылында бердәнбер улыбызның никах мәҗлесендә таныштык. Күпләгән таныш булмаган кунаклар арасында баштан ук аңа игътибар иттем. Мәһабәт гәүдәсе, горур кыяфәте, аеруча итәгатьле, үз-үзен тотышы, үзенә килешеп торган аксыл киеме, сүзен, фикерен төгәл килешле итеп, шул ук вакытта җиренә җиткереп сөйләве аны башка кунаклардан шактый аерып тора иде.
Фотода язма авторы уңнан икенче, өченчесе Зөфәр Нурлыгата улы (гаилә архивыннан)
Тәнәфескә капка төбенә җыелып чыктык, ул бер читкәрәк үзенең туганнары, якыннары янына басты. Мин дә алар янына барып кушылырга кыймый торганда, яныма үзе килде һәм зурлап тагын бер мәртәбә ике куллап күреште. Һәм безнең киленебезнең бертуган сеңлесе Гөлфинурның аның улы Әхмәдтә кияүдә булуын әйтте. Шулай итеп без якыннан таныштык, һәм шул мизгелләрдә арабызда ныклы дуслык җепләре урнашты. Без бер-беребезгә, кодалар булмасак та, якын итешеп “кода” дип мөрәҗәгать итәргә килештек. Шул көннән безнең гаиләләребез арасында дуслык,туганлык хисләре көчәя һәм ныгый гына барды. Без гаиләбез белән күп мәртәбәләр аларда, алар бездә кунакта булырга туры килде.
Зөфәр кода белән аның тормыш иптәше Рәмзия кодагый ис китәрлек матур, тату тормыш алып баралар иде. Аларның капка төпләреннән үк бу хуҗалыкта тәртипле, тырыш кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Бөтен җирдә тәртип, һәрнәрсә үз урынында, ишек алды берсеннән - берсе матур чәчәкләргә күмелгән. Ул бакчаларының чисталыгы, матурлыгы искитәрлек.
Нургали мәчете дә алардан ерак түгел, без күп мәртәбәләр Зөфәр кода белән бергә бу мәчеттә намазлар укыдык. Кодабызның тирән, моңлы, яңгыравыклы тавышы белән азан әйтүен тыңлау бәхетенә ирештек. Зөфәр кода ул мәчет турында шундый яратып сөйли, бөтен җирләрен җентекләп күрсәтеп чыга, һәрбер яңалыкка чын күңеленнән сөенә, шатлана иде.
Мәчет чын хуҗа кулында булуы ап-ачык күренеп тора, эчтә дә, тышта да тәртип урнашкан. Һәр дини бәйрәмне зурлап билгеләп үтәләр, пылау, коймак, төрле тәм-томнар пешереп, мәчеткә килгән халыкны, балаларны сыйлыйлар, күчтәнәчләр, сувенирлар биреп озаталар. Зөфәр кода болар турында һәрвакыт горурланып, сөенеп сөйли иде. Мондый вакытларда аның йөзендә нур уйный, күзеннән шатлык бөркелә иде. Кызганычка каршы, болар турында үткән заманда язарга туры килә.
Без Зөфәр кода белән бары тик 5 ел гына аралашып калдык. Ул 5 ел 5 көн дә кебек булмады. Аның белән 3 көн генә сөйләшми торсак та, күңелдә бушлык хасил була иде. Миннән яшь булса да,ул мине сабырлыкка, түземлеккә, шөкер итә белергә өйрәтте. Ул шул кадәр игътибарлы, ихтирамлы иде. Безне беркайчан да бәйрәмнәр, туган көннәребез белән котларга онытмады. Хәтта бик авырып яткан көнендә дә мине туган көнем белән котлап сөендерде. Бик авыр, әнием үлгән, котырган буран көнне дә, улы Әхмәт белән озатырга килеп җиттеләр.
Кадерле туганыбыз - Зөфәр кода һәрвакыт безнең истә. Һәр намазыбызда аны догаларыбыздан калдырмыйбыз.
Урының җәннәт түрләрендә булса иде. Син моңа бик лаек. Бик сагынабыз сине, Зөфәр кодабыз!
Бакировлар гаиләсе.
Мамадыш районы,
Катмыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев