Сайлаган һөнәргә һилафлык китермәгән
Сүзем укытучы һөнәрен сайлаган, гомере буе аңа тугры калып, 35 елдан артык гомерен багышлаган Рөстәм Нурми улы Нигъмәтҗанов турында.
Ул 1950 елның 26 августында Теләче районы Тиләҗе авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Биш бала үсәләр. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, башы каты яраланып, бәхетле очрак белән генә исән калган. Фронттан кайткач, башта колхоз бухгалтериясендә, аннары озак еллар амбарда эшли. Рөстәм Баландышта 8 класс белем ала һәм 9да кичен укый башлый. Икенче елны Иске Җөридә урта мәктәп ачыла. Белем алуны дәвам итү теләге булган егетнең күңеленә уй керә. Баландыштан велосипед белән 1 сентябрьдә мәктәпкә килгән яшьтәшләрен күргәч, бу омтылышы көчәя генә. Кайта да, әтисенә укыйсы килүен әйтә. Ярар, алайса, ди гаилә башлыгы, без риза. Урта белем алган егеткә юллар ачыла. Рөстәм Казан дәүләт педагогика институтының математика факультетына укырга керә. Олы Мәтәскәдә хезмәт юлының беренче сәхифәләрен язганда армия сафларына чакырыла. Ике ел хәрби бурычын үтәгәч, Мәртен сигезьеллык мәктәбендә эшли башлый. Сиксәненче елларда хуҗалык үзәгендәге мәктәпләргә уньеллык статусы бирелә башлый. Ә Юлбатта әле 8 еллыгы да юк. 1982 елның җәендә авылга роно мөдире килә. Хуҗалык җитәкчесе Мәннаф абый Әхтәмовның ашханә төзетеп яткан вакыты. Әле стенасы гына бар. “Сиңа беренче чиратта мәктәп кирәк”,– ди мәгариф бүлеге җитәкчесе. “Директор тап. Бинаны 1 сентябрьгә өлгертәм”,– дип җавап бирә колхоз рәисе. Шулай итеп, лаеклы кандидатура итеп Рөстәм Нурми улын ронога чакырып алалар да, укытучыларның әйдәманы вазифасын йөклиләр. Стенадан гына торган бина яңа уку елына мәктәп булып өлгерә. Белем алырга Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авылларыннан, Юлбатның үзеннән 140лап бала килә. Директор матди- техник базаны ныгыту, укытучылар коллективын туплау, интернат булдыру юнәлешендә эшли.
1989 елда 192 урынга исәпләнгән ике катлы урта мәктәп бинасы сафка баса. Педагогик состав белән җитәкчелек тә яңадан-яңа алымнар сорый. Рөстәм Нурмиевич мәгарифкә куелган бурычларны сабырлык, таләпчәнлек, үзенә генә хас зирәклек һәм акыл белән үтәде. Спорт үсешенә дә зур игътибар бирелде. Мәктәп утлары кичләрен ялт итеп, балкып тора иде. Кичен волейбол, баскетбол уйнарга тирә-як авыллардан да килделәр, ярышлар үткәрелде. Юлбатның үзендә генә дә өч команда тупланды. Берсе – хуҗалык белгечләре. Кышларын хоккей мәйданчыгы да буш тормый, уенчыларга спорт формасы комплекты бүләк ителә. Җыр-бию музыка түгәрәкләренең эшчәнлеге дә уңай бәяләнә, мактауларга лаек була.
Үзем дә, “Искра” колхозы рәисе вакытта, мәктәп коллективының ярдәмен нык тоеп эшләдем. Игеннәрне урып-җыйганда ындыр табагына кайткан ашлыкны амбарларга урнаштыруда укучылар, төнге сменада укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре – төп көч. Зур гектарларда бәрәңге алу да мәктәп булышлыгыннан башка мөмкин булмады. Рөстәм Нурмиевич үзе ындыр табагына килеп, кырга чыгып, барысын барлап, белешеп йөри. Техника куркынычсызлыгы мәсьәләсендә инструктаж биреп, алдан кисәтеп куя иде. Шулай бергә килешеп, хәвеф-хәтәрләрсез эшли алдык.
Нигъмәтҗановлар авылыбызның һәркемгә үрнәк мөгаллимнәр гаиләсе булып яшиләр. Тормыш иптәше, “Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “Россия Федерациясе мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре ” күкрәк билгесе иясе Венера Хәсән кызы Мәртен сигезеллык мәктәбендә безгә дә ныклы белем биргән тәҗрибәле педагог. Аннары ул Юлбат сигезьеллык һәм урта мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытты. “Хатыным да, үзем дә сайлаган һөнәребезгә хилафлык китермәдек. Бергә тормыш итә башлаганыбызга 15 августта 50 ел тулды. Үзара аңлашып, озак еллар бер урында эшли алганбыз икән, бу кечкенә нәтиҗә түгел”, –ди мәгариф отличнигы Рөстәм Нигъмәтҗанов.
Аларның мактаулы һөнәрен кызлары Ландыш дәвам итә. Чулпаннары – республика клиник хастаханәсендә табиб-гинеколог. Рөстәм Нурми улы бу көннәрдә дусларыннан, элек мәктәп директорлары булып эшләгән хезмәттәшләреннән күп котлаулар кабул итә. Кайчан керсәң дә, ачык йөз белән каршы алалар, оныклары үсүенә куанып яшиләр. Моннан соң да тормышлары муллыкта, бәхеткә уралып, һәр яңа көнгә сөенеп үтсен!
Наил Габдерахманов,
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев