Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайлау участоклары үз ишекләрен ачты

Бүген иртәнге 8.00дә Саба районында барлык сайлау участоклары да эшли башлады. Русия Президентын сайлауларда тавыш бирү өч көн –15, 16, 17 март көннәрендә дәвам итәчәк.

 Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 2483 нче сайлау участогы ачылганчы ук  сайлаучылар бердәм рәвештә үзләренең тавышларын бирергә бина каршында көтәләр иде.  Сәгать 8 тулуга сайлау участогы бөтен таләпләргә туры китереп, үз ишекләрен ачты.  “Әле сайлау башланганга 20 минут кына булуга карамастан 60лап сайлаучы тавыш биреп өлгерде. Участоктагы барлык сайлаучылар саны – 1313. Халыкның зур активлыгы сизелә”, –ди 2483 нче сайлау участогы рәисе Илнар Гайнуллин. Сабада яшәүче Фирдәвес һәм Мәхмүт Сабировлар да иртәдән үз тавышларын бирергә килгәннәр иде. “Сайлауларга гомер буе бик җитди карап йөрибез. Үз тавышыбызны бирәбез. Илләребездә тынычлык булып, Татарстаныбыз гөрләп яшәсен иде. Үзебезнең ана телебез –татар теле,  гореф-гадәтләребез сакланып, балаларыбыз мәктәпләрдә дә ана телебездә белем алсыннар иде.  Өлкән яшьтәгеләрнең иң зур теләкләре шул,” –ди Фирдәвес ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев