Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайлаучылар арасында уйнатылган iPhone 15нең бишенчесен райондашыбыз Алисә Гарипова отты

Бәхетле отыш иясе гаиләсе белән Мамалай авылында яши, 2488 номерлы сайлау участогында тавыш биргән.

 

 «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсы җиңүчесен ТНВ телеканалында шул ук исемдәге телемарафон эфирында билгеләделәр. Алисә белән  телефон аша элемтәгә кереп, без дә үзен бәхетле отышы белән котларга булдык.

 «Алдагы сайлауларда шундый ук фотоконкурста бер бәхетебезне сынап караган идек инде, анда ничектер  җиңүгә өметебез зур иде. Бу юлы тавыш бирдек тә, әллә ни өметләнмәдек. Кызык өчен генә фотоны Вконтакте челтәренә  урнаштырдым. Берзаман таныш-белешләр котлап шалтырата башладылар. Башта ышанмадым, билгеле, сайтка кереп  үземне җиңүчеләр исемлегендә күргәч кенә икеләнүләр юкка чыкты.  Әле күптән түгел генә айфонның 14нчесен алган идем, анысын иремә бүләк итәрмен дип уйлап куйдым, яңасы үземә булыр инде. Бу сайлау безгә менә шундый көтелмәгән бүләк ясады. Оештыручыларга зур рәхмәт!» -дип уртаклашты Алисә Газинур кызы. Исегезгә төшерәбез, әле сайлауда вәгъдә ителгән 12 айфонның бишесен генә оттылар, тагын «Лада Веста» машинасы да уйнатылачак. Моның өчен  Сайлау участогы фонында, тышкы якта, Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләр ала торган махсус беләзекне күрсәтеп, сайлау участогы янында гаиләң белән фотога төшәргә кирәк. Фоторәсемдә сайлау участогы элементы: язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Беләзек ким дигәндә 18 яшькә җиткән бер кешенең фотосында күренергә тиеш, диләр оештыручылар.

Алга таба бу фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) үз битеңә урнаштырырга һәм ике мәҗбүри хэштег куярга кирәк: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт һичшиксез ачык булырга тиеш, аватарда фотография урнаштырылырга тиеш. Моннан тыш, анда Татарстан Республикасында теркәлгән кеше генә катнаша ала. Сез дә бәхетегезне сынап карагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев