Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайлауда отыш машинасы Оетка кайтты

Бәхет Гаилә елы уңаеннан уздырылган фотобәйгедә Саба якларыннан катнашучылардан читтә йөргән дисәк тә, автомобиль отучыларга ихлас куанучылар районыбызда да табылды.

 

Март аенда Россия Президентын сайлаулар вакытында Lada Vesta автомобилен оту хыялы белән  фотобәйгедә районыбыздан да катнашучылар шактый күп иде. “Бәлки” дигән  өмет  һәркемдә бар бит ул. Әмма бәхет  башка районнарда  яшәүчеләргә  елмайды. Әйтик, өченче  автомобильне отучы Эльвина һәм Андрей Митрофановлар Казан шәһәреннән булып чыкты. Җиңүче онлайн-режимда очраклы саннар генераторы ярдәмендә ачыкланды. Бәхет  Саба якларыннан Гаилә елы уңаеннан уздырылган фотобәйгедә  катнашучылардан  читтә йөргән дисәк тә, автомобиль отучыларга ихлас  куанучылар районыбызда да табылды. Күптән түгел Оет  авылында  яшәүче 84  яшьлек  Наилә апа Шакирова редакциягә шалтыратып  үзенең  шатлыгын  уртаклашты.  Эльвина Митрофанова аның оныгы икән лә, лабаса. “Без Рәфыйк белән  5 бала  үстердек.  Кызыбыз Кадрия  Кайбыч районына  кияүгә чыкты. Хәзер 12 оныгыбыз бар. Эльвина шуларның берсе була  инде.  Шатлыклы  хәбәрне ишеткәч, бер дә ышанмадык. Хәзер  игелеген без дә   күрәбез. Шушы  көннәрдә Казанда  санаторийда  дәваландык. Эльвина  безне Оетка конкурста откан  машина белән  кайтырып  куйды. Шунысы гына  да ни тора!”– диде Наилә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев