Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сак булыгыз: кош гриппы!

Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе кисәтә

 Республикабызга янәшә күп кенә өлкәләрдә йорт кошларында үтә йогышлы кош гриппы килеп чыгып тора, кеше янәшәсендә яши торган кошлар – каргалар, су кошлары да чирли. Һәм дә инде, Төньяктан күчмә кошлар үтүе сәбәпле Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе кисәтү хәбәре җиткерергә мәҗбүр:

 Кошыгызны йогышлы кош гриппыннан саклар өчен аларны ябык торакларда, урамга чыгармый тотарга кирәк. Йорт кошының кыргый (аеруча су кошы), кеше янәшәсендә яшәүче кошлар белән элемтәгә керүен булдырмаска һәм каз-үрдәкләрне ачык буа-күлләргә җибәрүдән тыелып торырга кирәк;

 Алып сатарлардан кош сатып алудан тыелырга.

 Бигрәк тә игътибар итүегезне телибез – кош гриппының кайбер төрләре кешегә дә йога ала һәм үлемгә үк китерергә мөмкин.
Кош башының үлеме 100 процентка җитә;

 Иткә үстерергә сатып алынган йорт кошлары инде үсеп җиткән булса – аларны суздырмыйча чалырга кирәк.

 Әйе, каз-үрдәкнең гел авыл буасында үскәне билгеле, ләкин кагыйдәләр буенча андый шартлар тыелган. Шушы чорда булса да кагыйдәләргә буйсынырга кирәк, чөнки әйтелгән авыру чыгуы кошны чыгармый тотуга караганда куркынычрак. Әлеге чир булуы ачыкланса, тагын да таралмасын өчен зур территориядә кош саны юк ителә, кош ите белән сәүдә тыела. Бер авыру кошның тизәге бик тә җиңел зур буаны вирус белән пычрата ала.
Мәгълүмат Саба ветеринария сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев