Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сәламәт яшәү рәвеше һәм алкоголь

Саба районы башкарма комитеты 2025-2028 елларга «алкоголь продукциясен чиктән тыш куллану масштабларын киметү һәм сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау» муниципаль программасын раслады

Саба районы башкарма комитеты 2025-2028 елларга «алкоголь продукциясен чиктән тыш куллану масштабларын киметү һәм сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау» муниципаль программасын раслады. Программа алкоголизмга каршы көрәшкә һәм район халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Программа кысаларында алкоголь продукциясен сатуга мониторинг үткәрү, легаль алкоголь продукциясе күләме кимү сәбәпләрен анализлау һәм алкогольнең законсыз әйләнешен булдырмау буенча уңышлы эш алып барган өчен җирлек башлыкларына премияләр бирү планлаштырыла. Шулай ук спорт һәм мәдәни-массакүләм чаралар, шулай ук алкогольне чиктән тыш күп кулланучы гражданнар белән шәхси эш һәм аларны эшкә урнаштыруда ярдәм оештырылачак.

Программа җирле бюджеттан финанслана. Финанслауның гомуми күләме 465,0 мең сум тәшкил итә, шуның 15,0 мең сумы 2025 елга, ә 450 мең сумы 2026, 2027 һәм 2028 елларга бүлеп бирелгән.

 Программаны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре исерек хәлдә кылынган җинаятьләр санын, тикшерелгән җинаятьләрнең гомуми саны кимүеннән; нарколог табибында исәптә торучы гражданнар саны, алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә үлем очраклары азаюыннан киметү; ир белән хатынның берсе алкогольне артык күп куллану сәбәпле аерылышулар саны кимүеннән  чыгып билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев