Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Сәләт - Саба» әйдаманнары белән очрашу

«Сәләт - Саба» лагеры быел да район укучылары өчен ишекләрен ачачак

   Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары  «Сәләт –  Саба» лагере җитәкчеләре белән мавыктыргыч очрашуда катнаштылар!

      Балалар лагерьның традицияләре һәм тормышы белән таныштылар, иҗат, спорт һәм үз-үзеңне үстерү мөмкинлекләре турында белделәр. Әйдаманнар үз тарихлары белән уртаклаштылар, барлык укучыларны  да уңай яктан яңа үрләргә һәм  казанышларга рухландырдылар.

     Бу чара гади генә очрашу түгел иде,  ә хис-кичерешләр һәм кызыклы сораулар белән тулы чын диалогка әверелде. Хәзер инде безнең югары сыйныф укучылары җәйне ничек файдалы һәм бик яхшы компаниядә уздырырга икәнен беләләр! .- дип хәбәр итте Шәмәрдән лицее администрациясе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев