Салым чигерүләре гадиләшә
Моны белеп тору кирәк
Күп кенә гражданнарның дәвалау, белем бирү учреждениеләреннән белешмәләр алырга, декларацияләр тутырырга вакыты да калмый. Шуны исәпкә алып, Россиядә яңа елдан социаль салым чигерүләрен алу процедурасы гадиләштерелде. Әйтик, 2024 елның 1 гыйнварыннан дәвалану, белем алу, иминиятләштерү һәм фитнеска чыгымнарны раслый торган хезмәтләргә түләү турында бердәм нормага китерелгән белешмәләр кертелде. “Чыгымнарның һәр төренә үз белешмәсе каралган, чыгымнарны раслау өчен башка документлар тәкъдим итәргә кирәкми”, – дип хәбәр иттеләр Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясеннән. Белешмәләр физик затның ирекле рәвештә тапшырыла торган гаризасы нигезендә бирелә.
Моннан тыш, салым түләүче оешма һәм шәхси эшмәкәргә хезмәтләргә түләү турындагы белешмәләрне салым органына электрон рәвештә тапшыру вәкаләтен бирә ала. Бу шулай ук салым түләүче гаризасы буенча башкарыла. Салым органы, 2024 елда килгән әлеге белешмәләр нигезендә, социаль салым чигерүләре алу өчен алдан тутырылган гариза формалаштырып, 2025 елда аны «Салым түләүченең шәхси кабинетында» урнаштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев