Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән кызы Әминә - «Өч ай буе аппарат астында ятты. Биш тапкыр йөрәге туктап калды…»

Өмет һәм үҗәтлек. Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүче 12 яшьлек Әминә Закирҗанова Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарында фигуралы шуу буенча беренче урынны алды.

Биш яшеннән спорт белән шөгыльләнгән баланың беренче зур җиңүе бу! Әнисе Фәридә әйтүенчә, Әминә – герой ул! Ә мин исә әнисенең дә батыр йөрәкле булуына инандым.

Фәридә белән Рәшит Закирҗановлар кызлары Әминәне 20 ел көтә. Гаилә корып яши башлауга, башкалар кебек бәби сөю теләге белән яна башлый алар. «Әле бәби алып кайтмыйсызмы?» – диючеләр дә күп була. Явыз теллеләр кирәкмәгән сүзләр дә ишеттерергә  күп сорамый. Кешегә сиздермәсәләр дә, йөрәкләре яна үзләренең. Кая гына йөрмиләр алар. Хастаханәләрдән дә кайтып кермиләр, багучының да ишеген шакыйлар, өшкерүчеләргә дә йөриләр. Тик нәтиҗәсе генә булмый.

– Бер әбигә бардык. Ул безне карады да, сезгә табиблар булышачак, кыз балагызны күрәм, диде. Шушы сүз өмет уятты. Шуннан соң без тагын кат-кат тикшерендек. Бәби таба алмавыма үземне гаепли идем. Башка төрле уйлар килде. Рәшит миңа каты бәрелмәде. Яратуы көчле булган инде. Минем аңа карата яратуым, хөрмәтем һәм ихтирамым бик зур, – ди Фәридә.

Ул әле дә иренең һәм аның туганнарының яхшы мөнәсәбәтен искә ала. Берәү дә күңелен рәнҗетми аның. Сабыр итеп, озак еллар сыналгач, Фәридә 45 яшендә ЭКОга бара. Табиблар бераз көтсәгез, үзең дә узачаксың, дип өметләндерә. Әмма Фәридә көтми. Вакыт бара, аның тизрәк әни булу бәхетен татыйсы килә. Шулай итеп, могҗизалы көн килеп җитә. Фәридәнең карынында берьюлы ике сабый барлыгы ачыклана. Бәби күтәрү җиңелдән бирелми. 26 атнадан сабыйлар дөньяга аваз сала.

– Балаларым җитлекмичә туды. Берсенә 10 гына көн яшәп калу насыйп булган икән. Бар өметем һәм мәхәббәтемне икенчесенә бирергә тырыштым. Аның авырулары да, сулыш ала алмавы да мөһим түгел. Үземнең йөрәк ярсып тибә, очып кына йөрим. Мин – әни! – дип искә ала Фәридә. – Дөрес, табиблар артык өметләндермәде. Миңа барысына да әзер торырга киңәш иттеләр. Әминә кызым өч ай буе аппарат астында ятты. Биш тапкыр йөрәге туктап калды. Җитди операцияләр узарга туры килде. Әмма мин беркайчан да үкенмәдем. Күпме генә авырлык кичерсәм дә, сабыр иттем. Әни булу бәхете биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле идем. Сабыем исән булсын иде, дип  догалар укыдым. Ирем һәм каенанам төп терәгем булды. Алар һәрвакыт ярдәм итте. Кызымны өйгә алып кайтканда, табиблар әйткән куркыныч сүзләрне хастаханә ишегеннән чыкканда ук оныттым.

Кечкенә Әминә бөтен гаиләне берләштерә. Вакыт-вакыт дәвалау курслары да үтә алар. Дөрес, җитлекмичә туган бала үзен сиздерә инде. Әмма әнисе кулдан килгәннең барысын да эшли. Азаплануы, үзе биргән сабыйны рәхмәтле булып кабул итеп алуы, аның өчен тырышуы өчен Аллаһы Тәгалә Фәридәгә көтмәгән бүләк бирә: 48 яшендә бәбигә уза ул. Табибларның коты оча, күтәрә алмаячаксың, диләр. Әмма Фәридә үзенең кулындагы бәхетен ычкындыра торганнардан түгел. 9 ай карынында йөртеп, тупырдап торган тагын бер кыз алып кайта ул. Аңа Мәдинә дип исем кушалар. Фәридәнең шушы яшендә курыкмыйча бәби табуын күпләр батырлыкка тиңли, аңлап  бетермәүчеләр дә була.

– Мәдинәбез тугач, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнде. Мин бөтенләй яшәрдем. Йөрәк хисләрдән тулып торды. Әле хәзер дә шулай. Мин үземне дөньядагы иң бәхетле әни  саныйм, – ди Фәридә. – Ике балам да бик кадерле миңа. Ару-талуны да белмим. Әминәмнең аяк-куллары көчсезрәк иде. Шуннан ничек котылып була икән дип эзләнә башладым. Йөзүгә бирмәкче идем. Әмма пульмонолог, сезгә боз кирәк, диде. Баксаң, минеке кебек сабыйларга тимераякта шуу ярдәм итә икән. Бу хакта белгәч, Сабага Казаннан килеп дәресләр үткәрүче Анна Романованы эзләп таптык. Ул чакларны искә алсам, шаккатам. Нәзек кенә куллы, җиңел гәүдәле баламны ничек кабул итеп алды икән ул?! Миңа күрсәтмәсә дә, эчендә курку булгандыр инде. Баланы шуарга өйрәткәндә үземә дә бозга басарга туры килде. Җайлап кына өйрәтергә туры килде. Әминә – бик хисле бала. Борчылган чакларында юатып кына торабыз. Мин аны кадерләп-саклап кына яшәтәм.  Кайчак арып та китә. Андый чакларда, укытучылары белән киңәшеп, өйдә ял иттереп алам.

Шөкер, Әминә булдыра торган кыз. Оста итеп шигырьләр дә сөйли, бик актив. Өйдәге эшләрне дә ялт итеп эшләп куя икән. «Әни, нишлим?» – дип кенә тора ди Фәридә. Ул кызларын бөтен эшкә өйрәтә. Ашарга да пешерә беләләр, өйне дә җыештыралар.

– Мин аларны тормышка әзерлим. Бер генә теләк – янәшәләрендә озак еллар була алсам иде, – ди ул.

Фәридәгә – 57 яшь. «Үз яшьтәшләрем белән түгел, аларның балалары белән уртак тел табам. Үземне алар кебек итеп тоям. Яшем турында уйлаганым да юк, исәнлегем генә булсын», – ди ул.

Без аның белән Әминәнең җиңүе турында сөйләшәсе идек бит. Әнисе сүзне кыска тота – аның өчен тренерга шалтыратырга кирәк, ди ул. Әмма кызы өчен бик горурлануын яшерми. Моңа кадәр яше җитмәгәнгә спорт ярышларында катнаша алмаган кызы, быел беренче тапкыр чыгыш ясап, беренчелекне алсын әле! Әлегә Әминә җиңүен аңлап та бетермәгән. Үзенә булган игътибардан каушап та калган. Тренеры Анна Романова исә, кызның җиңүендә әти-әнисенең өлеше зур, ди.

– Әминә 8 ел буе шөгыльләнә. Әнисе аны безгә алып килеп бик зур эш башкарды. Дөрес юл күрсәтү дә кирәк. Андый балалар өчен фигуралы шуу тернәкләндерү чарасы да әле ул, – ди тренеры. – Әминәнең катлаулы программаны югары дәрәҗәдә башкарып чыкты. Мин Әминәгә ышанам. Ул бик тыңлаучан, максатчан бала. Яңа үрләре алда әле аның!

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

"ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" газетасыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев