Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицеенда башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте [+фоторепортаж]

Атналык ахырында барлык сыйныфларның уңышларын санагач, 4А сыйныфы җиңүче дип табылды.

Һәр ел саен лицеебызда  икенче яртыеллыкта башлангыч сыйныфлар атналыгы үткәрелә. Быел ул 27  февральдә башланды. Беренче көн математика  көне иде. Барлык кичә, ярыш, мероприятие дә математика фәнен үз итүчеләр өчен оештырылды. Әйләнә-тирә дөнья, экология көнендә укучылар үзләрен табигать  дуслары буларак күрсәттеләр. Татар теле көнендә  башлангыч сыйныфлар гореф-гадәтләр белән таныштылар, милли уеннарда көч сынаштылар. Әдәби уку көнендә “Кем күп әкият белә”, “Серле конверт”, “Әкият аланы” китап укучыларны җыйды. Китап докторы дәреслекләр тотылышын карау өчен рейдка чыкты. Рус теле көнендә укучыларның грамоталыгы, дөрес һәм матур язулары, тапкырлыклары бәяләнде. Атналыкның соңгы көне милли  мәдәниятебезне саклау һәм барлау, Укытучы һәм Остаз елына багышланды.

Башлангыч сыйныфлар атналыгына 6 март көнне нәтиҗә ясалды. Йомгаклау конендә һәр сыйныф  мультфильмнан күңелле җыр, биюләр башкарды.  Балалар җыры фестивален оештыруда  лицеебызның музыка укытучысы  Гайнуллина Дилбәр Шамил кызы башлап йөрде. Атналыкны оештыручы башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Әлфия Закировага, методик берләшмә җитәкчесе Энҗе Галуллинага, башлангыч сыйныф укытучыларына иҗади уңышлар телибез. Бу атнада һәр укучы үз осталыгын күрсәтә алды, ярыш-конкурсларда үзен сынады,  иҗади сәләтен үстерде. Атналыгыбыз ахырында барлык сыйныфларның уңышларын санагач, 4А сыйныфы  ( җитәкчесе - Сираҗиева Әлфия  Вәгыйз кызы) җиңүче дип табылды. Аларга күчмә кубок, грамота тапшырылды.

3 чирек тәмамланырга санаулы көннәр калып бара, укучыларыбызга  укуларында уңышлар, укытучы-остазларга сабырлык телибез.

 

Шәмәрдән  лицее  башлангыч сыйныф укытучысы,

методик берләшмә җитәкчесе Галиуллина Энҗе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев