Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән мәдәният йортында «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район фестиваленең зона туры узды

Фестивальдә 4 хезмәт коллективы катнашты

Иң элек фойеда тамашачыларны коллективлар тарафыннан оештырылган бай эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Аннан соң халык тамаша залына узды. Биредә Шәмәрдән лицее "Үсеш", Шәмәрдән күптармаклы коммуналь-хуҗалык, "Салават күпере" балалар бакчасы, Шәмәрдән шифаханәсе коллективлары катнашты. Һәр коллективтан берәр гаилә тамашачыга үз буыннарының тарихын, үзенчәлекләрен тәкъдим итте. Ахырдан тамашачыларга Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләреннән бүләк итеп, "Таш суы чыгару" йоласы күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев