Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән тәрбиячеләре яхшы физик әзерлектә булуларын күрсәттеләр

Шәмәрдәннең 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырдылар.

Шәмәрдәннең 3 нче  номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырдылар. 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге 30дан артык катнашучы үз көчен, чыдамлыгын һәм физик күнегүләргә әзерлеген тикшерү өчен залга килде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре төрле яшь категорияләре өчен билгеләнгән барлык сынауларны уңышлы үтәделәр һәм  яхшы нәтиҗәләр  күрсәттеләр. ГТО комплексының барлык төр сынаулары буенча барлык катнашучыларның нәтиҗәләре Бөтенроссия ГТО базасына кертеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев