Шәмәрдән телеүзәгендә оешмага 30 ел тулуны билгеләп үттеләр
Тарихка килсәк, куәтле радиотелевидение станциясе төзү буенча беренче эшләр узган гасырның 80нче еллары ахырында башлана
Декабрь аенда республиканың иң эре элемтә объекты булып саналган Шәмәрдән телевидение үзәге эшли башлаганга 30 ел тулды. Тарихка килсәк, куәтле радиотелевидение станциясе төзү буенча беренче эшләр узган гасырның 80нче еллары ахырында башлана. Әмма СССР таркалуы сәбәпле, финанслау булмау аркасында төзелеш эшләре туктатыла, бинаның стеналары гына торып кала.1994 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев радиотелецентр төзелешен тәмамлау турында күрсәтмә бирә. 1995 елда Саба районы ПМК-2 оешмасы эшне башлый: биеклеге 252 метрлы мачта вертолет ярдәмендә монтажлана, ә декабрь аенда тапшыручы, антенна һәм югары ешлыклы фидер урнаштырыла. Яңа корылма 1995 елның 28 декабрендә файдалануга тапшырыла. Шушы уңайдан телеүзәктә юбилей чарасы үткәрелде. Тантанада Россия телерадиотапшырулар челтәренең республика филиалы вәкилләре, ветераннар катнашты.
Моннан 30 ел элек халыкның бөтен тормышын үзгәрткән вакыйга булды. Дөрес, башта телевидение бөтен җирдә дә сыйфатлы күрсәтми иде. Шулай булса да тапшыруларны көтеп ала, урамдагы антеннаны боргалап дулкынны тота идек. Халыкка шундый уңайлыклар тудырылуы алгарышның бер урында тормавын күрсәтте. Башта дүрт телевидение каналы узган заманда калды, хәзер мөмкинлекләр бик зур, моңарчы без күз алдына китерә алмаган дәрәҗәгә ирешелде. Бу гаять әһәмиятле эшне башлаганнарга һәм дәвам итүчеләргә зур рәхмәт”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Үзәк алдынгыларына район Советының Мактау грамоталары, шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тантанада «Татарстан» ГТРК филиалы директоры Фирдус Гималтдинов, Россия телерадиотапшырулар челтәренең республика филиалы җитәкчесе Владимир Якимов, тармак ветераны Зөфәр Әхмәтҗанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Тулырак “Саба таңнары” газетасында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев