Шәмәрдән участок хастаханәсендә яңа районара гериатрия бүлеге ачылды
Әлеге бүлек 15 пациент өчен исәпләнелгән
Бүлек мөдире -гериатр Ләйлә Гараповна Нурмөхәммәдовна
Бүлек эшенең төп юнәлеше 65+яшьтәге кешеләрне реабилитацияләү һәм дәвалау.
15 гыйнвар көнне бүлек Саба һәм Теләче районнарыннан беренче пациентларны кабул итте.
Бүлек капиталь ремонттан соңгы бинада урнашкан, кирәк-яраклар белән тулысынча җиһазландырылган.
Гериатрия бүлегендә дәвалануга юлламаны участок терапевты һәм гериатр бирә.
Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2270183.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев