Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Семья в объективе» фотоконкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Фотоконкурс

 Шәмәрдән мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Семья в объективе» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге конкурс Шәмәрдән халкына гаилә тормышының иң якты һәм күңелгә якын мизгелләрен тасвирлаган фотосурәтләр белән уртаклашу мөмкинлеген бирде. Конкурска бик күп эшләр тәкъдим ителде, аларның һәрберсе үзенчәлекле булуы белән аерылып торды һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен чагылдырды. Чара Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Әхмәтшина котлау сүзе белән чыгыш ясады, ул җыелган халыкны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, фотоконкурста катнашучыларның сәләтен һәм иҗадилеген билгеләп үтте. Һәр җиңүчегә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев