Шәмәрдәндә яшәүче Рәйсә Фәсхетдинованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев котлады.
Фәсхетдинова Рәйсә Әсхәт кызы 1935 елның 3 ноябрендә Теләче районының Максабаш авылында туган.
1950 елда Югары Кибәхуҗа авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлый. 1953 елда Мәскәү астына торф чыгару эшләренә китә.1957 елда Шәмәрдәнгә кайта, анда ашханәдә эшли башлый. Шул ук елда кулинария училищесына укырга керә. 1959 елда Ризван Фәсхетдин улына кияүгә чыга. Никахта өч кыз туа.
1957 елдан 1991 елга кадәр общепитта өлкән пешекче булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Шәмәрдәндә өч кызы һәм оныгы кайгыртуында яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев