Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Рәсимә Солтанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде.

  Рәсимә Шәйхетдин кызы Солтанова 1934 елның 7 июлендә  Башкортстан   АССРның  Балтач районы Түбән Сикияз авылында күп  балалы гаиләдә дөньяга килгән. Шул авыл  мәктәбендә укып 7 класс белем алган. Хезмәт юлын  11 яшеннән колхозда хисапчы булып башлап җибәргән. Мәктәпне   тәмамлагач, бухгалтерлар курсын утеп,  авылда сельпода эшли. 1956 елда Гайсин Хатип Фатыйх улына  тормышка чыга. Алар бергә  64 ел гомер кичерәләр. Гаилә коргач,   Иске Балтач бистәсенә кучеп,   район мәгариф бүлегендә кассир, район сельхозтехника оешмасында  бухгалтер булып эшли. 1987 елда Татарстанның  Саба районы Шәмәрдән бистәсенә килеп урнашалар. Лаеклы ялга ШЛПУМГ оешмасының ашхәнәсендә эшлэп чыга. Иптәше белән бергә 3 кыз устерәләр. Хәзерге вакытта Рәсимә апаның 6 оныгы һәм  5 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев