Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Серафима Гордееваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, авылдашлары котлады.

  Серафима Андреевна Кукмара районы Сәрдәүч авылында туган. Туган авылында башлангыч белем алган. Озак еллар Шәмәрдән мех комбинатында хезмәт куйган. 1951 елда шәмәрдәнле Иван Филипович белән гаилә корганнар, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга киткәнче, Серафима Андреевна сак бүлегендә эшләгән. Кайда гына хезмәт куйса да, үз эшенә һәрвакыт намус белән, җаваплы караган. Аны авылдашлары хезмәт сөючән, ачык күңелле, кайгыртучан, мәрхәмәтле булганы өчен хөрмәт итәләр. Бүгенге көндә Серафима Андреевнаның 11 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Ул Шәмәрдәндә кызы Александра Гарипова тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев