Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Хәниф Галимҗановны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде.

Хәниф Галимҗан улы Галимҗанов 1934 елның 17 июлендә Саба районы Чулпыч авылында туа. Шул ук авылда 7 класс белем ала. 12 яшеннән  Чулпыч авылы колхозында эшли башлый. 1953 елда армиягә чакырыла, Белоруссиядә хезмәт итә һәм 1954 елда Оренбург өлкәсендәге Тоцк полигонына атом бомбасын сынау өчен җибәрелә. Саба районы Оет авылы кызы Рабигага өйләнә, Пермь өлкәсенә китә, анда шахтер булып эшли. 1970 елда тормыш иптәше белән Украинага Молодогвардейск шәһәренә күченеп, 1990 елга кадәр шахтер булып эшли. Хезмәт ветераны һәм «Почетлы шахтер» билгесе белән бүләкләнә. Эш стажы 46 елдан артык. 2014 елда туган якларына-Татарстанга күченә. Тормыш иптәше Рабига Мөхәммәтдин кызы белән 64 ел гомер кичерә алар. 3 бала үстерәләр, 1 оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев