Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Яшьләр көне уңаеннан «Ну ты даешь, молодежь!» дигән чара узды

Бәйрәм чарасына яшьләр генә түгел, бистәнең олысы-кече җыелды

  Концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде, дәртле җырлары һәм матур биюләре белән генә түгел, оригиналь номерлары белән дә тамашачыларны җәлеп итте. Шәмәрдән мәдәният йорты, «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм Казан артистлары арасындагы хезмәттәшлек уңышлы булды: танылган алып баручы  Рафил Галимуллин, шоумен FANZIL, җырчы MILYSH тамашачыларга бик күп уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Сәхнәдән яшьләр зәвыгына туры килгән популяр хитлар һәм композицияләр яңгырады. Чыгышлар арасында күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрелде, аларда тамашачылар актив катнашты. Бәйрәм концерты Шәмәрдән яшьләре өчен күңелле һәм истә калырлык вакыйга булды, барысына да күтәренке кәеф һәм шатлык хисләре бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев