Шәмәрдәндә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Нияз Баһапов белән хушлаштылар
Батырлар үлми, даны сүнми...
Дүшәмбе көнне Шәмәрдәндә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Нияз Рифхәт улы Баһапов белән хушлаштылар.
Нияз Рифхәт улы 1989 елның 7 гыйнварында туган. Шәмәрдәндә гаиләсе- тормыш иптәше, 13 һәм 1 яшьлек ике улы бар. Хәрби хезмәткә контракт нигезендә киткән. Махсус хәрби операциядә күзәтчелек взводының өлкән разведчигы булып хезмәт иткән. 5 август көнне хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, туганнары, авылдашлары килде.
Чыгыш ясаучылар Нияз Баһаповның гадел, тәртипле, хезмәт сөючән булуын әйтеп уздылар, гаиләсенә, якыннарына сабырлык теләделәр.
Ватаны өчен гомерен корбан иткән батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев