Шәмәрдәндәге “кара тап”ны чистарталар
МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР ДӘВАМ ИТӘ
«Экология» милли проекты кысаларында 2024 елда Татарстанда өч зур проект гамәлгә ашырылачак. Шуның берсе – Саба районында. Ягъни Шәмәрдән авылы янында нефть калдыклары белән пычранган җирне рекультивацияләү планлаштырыла. Мондый “кара тап” районда узган гасырның 90нчы елларында эшләгән предприятиедән калган. Проект нигезендә 4746,3 квадрат метр пычранган җирне чистарту, 10 мең кубометр нефть калдыклары алу каралган. Шәмәрдәндә “кара тап”ның беренче участогы торгызылды инде. Эш агымдагы елда төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев