Шәмәрдәнлеләр Борбашта концерт куйды
Бәйрәм концерты Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үтте
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Балтач районы Борбаш авылында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап «Көзләрдә дә язлар кабатлана» дигән күчмә концерт оештырдылар. Концерт «Акварель» халык бию төркеме башкаруында «Милли аһәң» биюеннән башланды. Сәхнәдән күңел җырлары, заманча биюләр, күңелгә үтеп керә торган шигырьләр яңгырады. Концерт төрле милләт һәм мәдәният кешеләрен берләштерүче якты вакыйгага әверелде, аермаларга карамастан, без барыбыз да бер зур гаиләнең бер өлеше булуыбызны искәртте. Аннары авыл җирлеге башлыгы залда утыручыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады, Россиянең төп байлыгы – аның кешеләре, аларның бердәмлеге, дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев