Шәмәрдәнлеләр Бөтенрәсәй «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар
Хәтер...
1941 елның 22 июне илебез хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн безнең өчен Хәтер көне. Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабына, һәйкәл һәм мәңгелек ут яннарына чәчәк салына. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату. 21 нче июнь көнне, Шәмәрдән авылы Җиңү паркына, халык, "Хәтер шәме" акциясенә җыелды. "Яшьлек" яшьләр үзәге һәм мәдәният йорты коллективы оештырган чарада "Игелекле Саба" игелек үзәге волонтерлары, яшьләр, гомумән илебез язмышына битараф булмаган һәркем актив катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев