Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәннең тынлы уен кораллары ансамбле Мәскәүнең колонналар залында чыгыш ясап кайтты

Ансамбль XXXI Халыкара «Союз талантов России» фестиваль-конкурсында катнашты.

  Саба  балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллар  бүлегендә укучы  балалар А. Фәтхуллин җитәкчелегендә Мәскәүнең Колонналар залында XXXI Халыкара «Союз талантов России» фестиваль-конкурсында катнашты. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларуссиядән 2500 дән артык балалар катнашты. Безнең оркестр Татарстан Республикасың патриотик «Дефиле марш» чыгышын «Инструменталь башкару» номинациясендә тәкъдим итте. Чыгыш танылган артистлар, музыкантлар һәм хореографлардан торган жюри тарафыннан югары бәяләнде. Нәтиҗәдә, ансамбль 1 дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнде.

Сәяхәт вакытында катнашучылар Мәскәүнең тарихи урыннарын — Кремль мәйданын, Поклонная тауларын һәм 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы музеен карадылар. Музейда аларга заманча санлы технологияләр һәм экскурсовод ярдәмендә сугыш еллары тарихы турында җентекләп сөйләделәр. Экспозициядә хәрби техника һәм тематик күргәзмәләр дә тәкъдим ителде, бу балаларга Ватан тарихын тирәнтен аңларга ярдәм итте. Бу сәяхәт катнашучыларда патриотлык һәм Ватаныбызга горурлык хисе уятты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев