Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шамил Садыйков: «Татмедиа - ул зур һәм көчле команда»

Бүген «Татмедиа » җәмгыяте веб-редакторлар өчен укулар уздыра

Бүген Казанда "Татмедиа" бинасында район басмаларының веб-редакторлары өчен «WEB-ЛАБОРАТОРИЯ» белем бирү семинары уза.

 

Анда "Саба таңнары" газетасы сайтының веб-редакторы Илмира Галимуллина да катнаша.

Семинарны ачу тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнашты. 

- Бүген бездән барлык платформаларда, барлык социаль челтәрләрдә актив эш таләп ителә. Безгә мөмкин кадәр эффектив, кызыклы һәм укучыларыбыз өчен файдалы булырга кирәк. Бүген сезгә нәтиҗәле эш һәм уңышлар телим, - диде Айдар Сәетгәрәевич сәламләү чыгышында.

"Татмедиа" - зур, заманча, көчле команда. Без бик күп, бергә эшләп, теләгән нәтиҗәләргә ирешә алабыз", - дип билгеләп үтте Шамил Мөхәммәт улы.

Белем бирү программасында катнашучылар өчен лекцияләр, төркемнәрдә эшләү, стратегик сессия, эшлекле уенны үз эченә алган бай программа әзерләнгән. Чараның спикеры - «Татмедиа» АҖ медиамәктәбе директоры Александр Третьяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев