Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Самокатта баручы тоткарланды, питбайктагысы качып котылды

Игътибар: балалар! оператив-профилактика чарасы

 

 

    Яңа уку елы башлану белән районда «Игътибар-балалар!» профилактика чарасы үткәреләчәген хәбәр иткән  идек. Дәүләт автоинсекциясе боерыгында рейдларга журналистларны да тартырга тәкъдим ителгәч, юл-патруль хезмәте  (ДПС) машинасында Байлар Сабасы урамнарына  чыктык. Ата-аналарның мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләреннән автомобильләрдә балаларын  килеп алган вакыты. Һәр сабый  махсус  утыргычта булырга тиеш. Тикшерүләр шуны күрсәтте дә. Хәер, автоинспекторлар да гел-гел юл хәрәкәте  кагыйдәлеренең үтәлмәве фактларын эзләп кенә йөрми. Бу очракта  төп  максат – профилактика. Автоинспектор Илнур Насыйбуллин  кечкенәләр арасында аңлату эшенең  йогынтысын   көчәйтү өчен транспорт чараларын  йөртүче белешмәлекләрен дә эшкә җикте. Ә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  учреждениенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова аларга буклетлар тапшырды. Әлбәттә,  әти-әниләр  кулына бирелгәннәре дә  тәрбия эшендә ярап  куйсын,  кулланылсын иде. Баланың нәни  күңелендә тәэсирле көчкә ия хәбәр-вакыйга кына тирән  уелып  кала.

   Кечкенәләр нәрсә  яраганын-ярамаганын  чамалап  үсә. Урамнарда ДПС каршына электр самокатларында  килеп  чыккан малайларның шәхси мобильлек  чараларын ташлап тизрәк күздән  югалырга теләүләре дә шул хакта  сөйли. Димәк ярамый – шулай да утырган, чөнки әти-әнисе алып биргән. Ата-ана алай эшләмәс иде – самокат башка балаларда бар. Нәрсә, аның улы башкалардан кимме әллә? “Менә бу  урамда тротуар күрәсеңме? Юк.  Велосипед юлы   ясалганмы? Ул да юк. Шулай булгач, син электр самокатында кайда гына  йөри аласың? Сабаның үзәгендә мәйдан бармы? Анда роликларда  да йөриләр. Менә шунда гына рөхсәт ителә”,– дип аңлатты Илнур Насыйбуллин 14  яше тулмаган малайга. Электр самокатын  алып  китәр  өчен  аның әтисе  чакырылды. 

  Шунысы да күңелсез, районда балигъ булмаганнар утырган машиналар катнашында  аварияләр килеп  чыгып тора.  Әйтик, 28 июльдә кичке  якта Әбрар Кәримуллин һәм  Җиңүнең 55 еллыгы  урамнары  чатында ике  автомобиль бәрелешүдән тән җәрәхәтләре  алган  4  яшьлек бала өстәмә тикшерү өчен республика балалар клиник хастаханәсенә  җибәрелә. Авариянең сәбәбе – “КИО Стоник”ны  йөртүче 1959 елгы ханымның чаттан беренче булып  узып китү хокукына ия “КИО РИО”га юл бирмәве. Бу хакта  массакүләм мәгълүмат чаралары  аша халыкка җиткерү шулай  ук профилактика  эшенә  керә. Гаеп итештән булмасын.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев