Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сәрдә күле балыклы

Узган шимбәдә Сәрдә авылы янындагы плотинада балык тоту буенча чираттагы ярыш үткәрелде. Күл буена иртәнге сәгать 6да 50гә якын кармак салу остасы җыелды.

 

Узган шимбәдә Сәрдә авылы  янындагы плотинада  балык тоту буенча чираттагы ярыш үткәрелде. Күл буена   иртәнге сәгать 6да 50гә  якын  кармак салу остасы җыелды. Сабада бәйге 1999 елдан  башлап җәен  яки кышын уздырыла, димәк, монысы 26нчысы! Һәм билгеле бер  максат  куелган  бәйге.  “Нинди  матур  кояшлы иртә! Без бүген  изге гамәл  кылабыз. Тоткан балыкларыбызны махсус хәрби операциядә (СВО)  катнашучы  якташларга консерв  ясау өчен тапшырачакбыз.  Волонтер апаларыбыз алардан әзерләгән ризыкны  гуманитар  ярдәм белән  йөрүчеләр алып  барып җиткерерләр  дип  ышанып  калабыз. Ярышлар гадел үтсен. Урын  алу өчен бер-беребезгә балык бирү хәйләсенә  бармыйк. Теләк  шул: егетләребез исән-сау  әйләнеп кайтсыннар. Гомерләребезне алга таба тынычлыкта, хезмәттә,  ял иткәндә балык тотып  кына  үткәрергә насыйп булсын”,–  диде  ярышларны оештыручы Хәниф Тимербаев.

Ярыш игълан ителгәч,   бүләкләр белән һәм   акчалата ярдәм итәргә теләүче спонсорлар  күп табылган.    Аларга рәхмәттән башка   сүз юк, диделәр бәйгедә катнашучылар. Ә Сәрдә күлендә, су кимесә дә, төрле балыклар  яши. Өстенлек кәрәкәгә бирелде. Чөнки   ул консерв  ясарга  бик тәмле икән. Тотуы гына авыррак. Алабуга  исә ерткыч балык,  малекка тизрәк каба. Аны эләктерүчеләр күп булды. Шәмәрдәннән 75  яшьлек  Фазыл  Садыйков кармакка җимне  киертеп салырга өлгерми, алабуганы тартып та  чыгара. Менә  шуның  судан  чупыр-чупыр  килеп чыккан  вакыты балыкчыга әйтеп бетергесез ләззәтле  мизгелләр  бүләк итә дә инде. Минем  кармактагы суалчанга гына бик  чиертәселәре   килмәде. Ә уң ягымдагы  Эмиль Һадиев кукурузга кәрәкә эләктерде.  Калкавычка  карап кайчан, ничек тартып  аласын  яхшы  өйрәнгән.

   Ярыш нәтиҗәләре буенча иң зур кәрәкә  алучы да шушы 12 яшьлек     малай булып  чыкты. Сабада  танылган  балыкчы  Расих Һадиевның оныгы икән.  Һөнәр генә түгел, хобби да буыннан-буынга  күчү сыйфатына ия шул. Бабасын  3нче  урынга  калдырды. Әйтергә  кирәк иң зур алабуганы  да Эмиль тоткан.

Иң  күп балык иясе (5 килога  якын) булып Дамир Вәлиев танылды.  Шуның өстенә, барысы да диярлек  кәрәкә.  Сәлим  Мөхәммәдиев 2нче  урынны  алды. Мин җиңүче булыр  дип  уйлаган Фазыл Садыйков исә 3нче  урынга  калды.  Димәк,  күлнең теге  ягында  да шәп чиерткән. Әгәр дә  барысыннан  да  алдан  килеп тоткан  бер кило балыгын исәпләсәң, беренчелек Шәмәрдәннән Анатолий  Леонов кулында булыр  иде. Ярыш  кагыйдәләре  хэркемгә дә бер. Анатолий җим белән үзе  янына балыкларны җәлеп итәргә өлгергән. Шуңа да  ул беренче тотты. Шәмәрдәннән Сәлим  Мөхәммәдиевның телефонына кертелгән  вакыты аны 2нче  урынга  чыгарды. Азат Гарипов 3нче булып балык тотучы буларак  бүләкләнде.

 Иң өлкән  балыкчы исемен Көектән Данир Нурмәхәммәтов  алды. Аңа 87 яшь. Араларында иң  яше  Илдан Мөбарәков ( 9 яшь) булып  чыкты.

Ахыры бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев