Сатучы Рүзидә Минтаһирова: «Кибетче иң беренче кешеләрне яратырга тиеш».
Бүгенге тормышны сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Кешеләрнең яшәү шартлары, көнкүреше, күп очракта сәүдә системасы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, алар күрсәтә торган хезмәтнең сыйфатына, алар биргән күңел җылысына һәм сабырлыкка бәйле.
Байлар Сабасында да киштәләре сыгылып торган заманча супермаркетлар, затлы кибетләр күп. Һәркем үзе теләгән сәүдә ноктасын сайлый. Халык телендә «пекарня кибете» дип аталган гап-гади кибеттән сатып алучылар бервакытта да өзелми. Әллә кибетчеләренең ягымлы, ачык йөзле булуыннан, әллә ризыкларын тәмле итеп әзерләүләреннән...Мөгаен, икесеннәндәдер....Чөнки җаваплылыгы чикләнгән «Икмәк» җәмгыятенә аяк басуга яңа пешкән кайнар ризыкларның хуш исләре белән бергә, йөзләреннән нур бөркелеп торган сатучылар каршы ала. Биредә 40 ел гомерләрен сәүдә эшенә багышлаган Рузидә Минтаһирова һәм Гөлира Биктимерова сатучы булып эшли. Бүгенге язмабыз әлеге якты йөзле кибетчеләрнең берсе - Рузидә ханым хакында.
Арча районының Кылачы авылында туып-үскән кызга гомер буе күрше Саба районы халкына сәүдә хезмәте күрсәтергә туры килә. 1971 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Арчаның милли аяк киемнәре тегү фабрикасында бухгалтер булып эшли. 1988 елда Арча егете Инил белән гаилә корып, гаилә башлыгын Саба янгын частена җитәкче итеп билгеләгән көннән аларның тормышы Саба районы белән бәйле. Рузидә ханым район кулланучылар җәмгыятендә ревизор, соңрак ревизия бүлеге начальнигы булып эшли. Күндәм, үзенә тапшырылган эшне зур төгәллек белән башкаручы ханымны 2000 елда Тимершык сельпосына директор итеп билгелиләр.
«Сельпо карамагында 18 кибет бар иде. Шуларны товар белән тәэмин итү, гомумән, кибетләр эшчәнлеген сыйфатлы итеп оештыру төп бурычым булды. Товарга үзем йөрдем, төядем-бушаттым. Элек ярминкәләр дә бер-бер артлы тезелеп кенә тора иде», – дип искә ала Рузидә апа.
Лаеклы ялга чыккач та, җитәкчеләрнең тырыш, булсынга йөрүче уңган ханымны эштән җибәрәселәре килми. 2011 елда пекарня бинасында кибет ачылгач, шунда сатучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Инде Рузидә апаның «Икмәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сатучы булып эшли башлаганына да 12 ел булган.
«Тиздән 70 яшемне тутырам. Һаман да яраткан эшемнән аерыла алмыйм. Китеп караган вакытларым да булды, күңелем тагын шушында тарта. Өйдә торганда бер эшкә дә өлгереп булмый, эштә булганда барына да җитешәсең. Кеше янында булу йөз-кыяфәтеңне тәртиптә тоту өчен да бик әйбәт. Өйдә аңа бөтенләй игътибар итмисең. Яшьләр бит хәзер заманча кибетләргә тартыла. Зур сәүдә нокталарында кассир башка эшләргә катнашмый. Ә бездә универсаль булырга кирәк. Берәр бәйрәмгә барганда товарларны башта машинага төиибез, урынга баргач, бушатабыз, аннары яңадан төяп алып кайтып, кибеттә кире тезәбез. Яшьләр мондыйга риза түгел. Без товарыбыз булмаса да борчылабыз, сатып алучы кергәндә ипиебез пешеп җитмәгән булса да көенәбез», – ди Рузидә апа.
Яше 70тә булса да ярминкәләргә бик яратып йөри, төнге 2дә товарларын төяп чыгып китәргә дә һич авырыксынмый. Аяк-кулы йөргәндә, Аллага шөкерне мең кат кабатлап, йөгерә дә йөгерә. Ире белән үзләре үрнәгендә тырыш өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Инил абыйның вафатына да 17 ел булган инде. Рузидә апа әйтүенчә, кибетче иң беренче кешеләрне яратырга тиеш. Бу сыйфат һәр һөнәр иясе өчен дә иң мөһиме. Әмма кибетче хезмәте халык белән көндәлек эшләүгә корылган.
«Сатып алучылар арасында да төрлесе очрый. Үзе белән кибеткә нур алып кергән кешеләр бар. Аурасы начар кешеләр дә була. Хәтта кайберәүләр чыгып киткәч, хәлсезләнеп каласың. Безнең сатып алучыларыбыз нигездә күп еллар буе җитештергән продукциябезне яратып кулланучы, безнең ризыкларга ияләнгән кешеләр. Өлкән яшьтәгеләр гел үз кешегә әйләнеп беттеләр. Кайберләренең ватсабына син яраткан ризык пеште дип, төшереп тә җибәрәбез», – ди ул.
Рузидә апа еш кына сатып алучыларның моң-зарларын тыңларга да, психолог булырга туры килүен дә яшерми. Чөнки кибет элек-электән шундый изге урын саналган.
«Күптән түгел «Саба-Арена»да ярыш булды. Ике спортчы егет кибетебезгә керделәр. Шунда алар керә-керүгә:«Безнең балачак кибете бу, сабый вакытка кайткан кебек булдык, кибетегездә шундый рәхәт мохит сезнең», – дип хисләргә бирелделәр. Заманча сәүдә нокталарына гына йөреп ияләнгәннәргә безнең кибет тансык шул», –ди Рузидә ханым.
Кибеттә дүрт кибетче эшләгән, халык чират торып алган заманнар артта калса да, эшчәнлек төрләре дәвам итә: биредә 25 төрле кондитер әйберләре җитештерелә. Шулай ук бәйрәмнәргә казлар, чәк-чәк, гөбәдияләргә заказлар күрше-тирә районнардан да алына. Никах туйларына җиде төрле ризыкны бәйрәмчә бизәп, кунакка алып китәргә әзер итеп бирүне сорап та еш мөрәҗәгать итәләр. Кибетче апайлар мондый нәзәкатьле эшне дә зур осталык белән башкаралар. Әлбәттә, һәр эштә иң беренче коллективның дус, бердәмлеге чагыла.
«Мин кайвакыт үткәндәге хатирәләрне уйлыйм да, ул вакытта чынга ашмаган кайбер нәрсәләр өчен Аллаһы Тәгалә бүгенге көнемне бүләк иткән дип сөенеп туялмыйм: сәламәтлек белән бүләкләгән, 70 яшемә кадәр яраткан хезмәтемдә була алу бәхете биргән. Балаларым, туганнарым бар. Үзеңне ничек бәхетле санамыйсың?» – ди ул.
Шуңа да Рузидә апаның күңел матурлыгы йөзеннән үк чагылып, ул аны башкаларга да өләшә.
«Икмәк» җәмгыятендә бүгенге көндә бер айга 200 килограмм ярымфабрикатлар, 500 килограмм макарон җитештерелә. Айга сигез төрдәге 4 тонна икмәк пешә. Барлык кондитер товарлары 2 тонна 800 килограммны тәшкил итә. Бер айга 1миллион сумлык товар әйләнеше тәэмин ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев