Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сатыш авылында яшәүче Нәкыя Сабир кызы Мусинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләрне социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова тапшырды, шулай ук туган көн иясен ООО «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе вәкилләре,Сатыш авыл җирлеге башлыгы тәбрикләде.

   Накыя Сабир кызы 1931 елның 6 гыйнварында Сатыш авылында туып үскән.  Сугыш еллары чорында,  15 яшьләрендә Мәшләк авылында (хәзерге Теләче районы) урман кисәргә алып китәләр. Ачка интеккән чакларын еламыйча сөйли дә алмый. Урманның бер ягыннан икенче ягына чыгып җиткәнче, шул балалар эш иткәннәр. Еккан урманны салга салып, Кама елгасында агазганнар. Аннан кайткач Иштуган станциясендә вагоннарга агач төяргә алып киткәннәр. Сугыш беткән хәбәрне шул Иштуган станциясендә ишеткәннәр. Ул көнне Нәкыя апа бик яхшы хәтерли. Шатлыктан җирләргә ятып еладык дип сөйли әле дә. 

 Сатыш авылыннан 1954 елда Мусин Миннемехәммәт Йосыф улына тормышка чыгып, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 3се исән- имин. Узган елның җәй аенда олы улы Наилне соңгы юлга озатты. Бүгенге көндә 11 онык һәм 14 оныкчыгы бар. Аларның барысы өчен дә кадерле кеше ул. Гомер буе 12 яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 43 ел пенсия стажы бар.  13 ел хуҗалыкта сөт җыйган. 
Мусина Накыя Сабир кызы – тыл һәм хезмәт ветераны, һәм башка бик күп медальләргә лаек булган кеше.
Бүгенге көндә кызы Миләүшә һәм кияве Раиф белән Байлар Сабасында  тыныч гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев