Иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды
Сатыш урта мәктәбендә “Алдынгылар хәрәкәте”нең Беренчел бүлекчәсе катнашучылары белән очрашу үткәрелде.
Утырыш барышында, җирле Совет рәисе урынбасары Ансар Шәрифуллин укучылар өчен кызыклы интеллектуаль викторина үткәрде.
Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хаҗиев, укучыларны җәйге ял чорында көтелгән проектлар белән таныштырды һәм төрле проектларда актив катнашырга чакырды.
Алда безне бик күп күңелле вакыйгалар көтә, бергә һәм бердәм булыйк!, – дип хәбәр итә Сатыш урта мәктәбе.
Нет комментариев