Сатыш урта мәктәбе укучыларына «Ышаныч телефоны» турында сөйләделәр
Мәгариф учакларында
«Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре «Сатыш урта гомуми белем мәктәбе» укучылары белән «Ышаныч телефоны»темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар авыр тормыш шартларында ярдәм итүнең мөһим коралы булган ышаныч телефоны эше турында белделәр. Хезмәткәрләр бу хезмәттән ничек дөрес файдаланырга аноним һәм конфиденциаль рәвештә нинди мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкин булуын сөйләделәр. Очрашу азагында «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Ышаныч телефоны" мәгълүмати буклетларын өләштеләр. Ышаныч телефоны 8-800-2000-122 тәүлек буе, бушлай, аноним рәвештә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев