Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сатыш»та бер баш малга 30 центнердан ким булмаган азык әзерләнәчәк

Июнь терләргә кышка азык әзерләүдә төп айларның берсе. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда күпьеллыкларны сенажга салу һәм печән итеп туплау бара.

Саба җәмгыятенең Сатыш бригадасында да бу максатка дистәдән артык техника җәлеп ителгән.

Хуҗалыкта күпьеллыклар 1030 гектар мәйдан били. Шуның 280 гектары клевер, калганылюцерна үләне. Яңгырлар бик куандырмасада, яшел масса елына карата начар түгел. Өченче үлән орлыгы чәчелгән мәйданнардан уртача 70центнердан артык масса чыга. Сенаж итеп салу өчен 800 гектар чабылды. Печән 180 гектар мәйданда киптерелде, ди хуҗалык агрономы Ризат Габдерахманов.

 Яшь малларга витаминлы үлән әзерләүчеләр белән Сатыш авылы янындагы 143 гектарлы люцерна-тимофеевка кырында таныштык. Печәнне рулонга төрүче пресслагычлар Явлаштаудан килгән Рөстәм Шамилов һәм быелгы сабан батыры Илдар Вәлиев идарә иткән Беларус тракторларына тагылган. Эштемпы шушы ике механизаторның хезмәт җитештерүчәнлегенә нык бәйле.

Техникаң ватылып тормаса, көнгә 80-100 рулон бәйләп була. Ашарга гына туктап алабыз. Һава торышы гел салкын тормас, җәйге җылы көннәр дәкилер дип өметләнәбез, ди Рөстәм.

Печәнне өсте ябулы саклау урыннарына Рафис Шәфигуллин, Хәмит Габдерахманов, Илдус Сафин ташып, Ирек Әхмәтшин КУН-10 белән төяп торды, Рафил Шәмсиев ашарга алып чыккан иде. Бригадир Рафил Фәхруллин да биредә.
Сенаж салу өчен техниканың Мамалай ягындагы 51гектарлы басуга күчерелгән вакыты иде. Еракта Азат Вәлиевның МакДон чапкычы белән үлән екканы күренә. Клаасүзтөягече белән Шытсу предприятиесеннән ярдәмгә Рафис Һадиуллин килгән. Массаны ташучы КамАЗ йөртүчеләр Илсур Габделхәев, Рифнур Әхмәтов, Радик Шәрипов, Ленар Баһманов, Илгизәр Сабиров барысы дашушы хуҗалык егетләре. Алар Сабадагы Иген кооперативына 2500 тоннага якын сенаж ташыганнар. Мамалай траншеясына 480 тонна салынган. Бригадада кичәге көнгә барысы 3750 тонна сенаж, 75тонна печән әзерләнгән. Бурайон буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Шулай ук 265 гектардагы берьеллыклар датерлекләргә кышка сыйфатлы азык булып тупланачак.

Максат ташул: югары протеинлы азык әзерләү. Хәзерге вакытта сөт бәяләре түбән. Түләүдәге аерманы җитештерүне арттыру хисабына тигезли алабыз. Терлек азыгында протеин һәм энергия җитмәү сөтнең кимүенә китерә. Шуңа күрә азык өстәмәләре кулланмыйча, азчыгымнар белән сыйфатлы сенаж салырга планлаштырабыз. Сатышта3,5 мең тонналы 2сенаж траншеясын тутырасы бар,ди агроном.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев