Шәүкәт күлендә легендар авылдашлар призына балыкчылар ярышы узды
Район яңалыклары

Шәүкәт күлендә легендар авылдашлар призына балыкчылар ярышы узды

Тимершык егетләре Мичән авыл җирлегендәге Шәүкәт күлендә милли көрәш батырлары истәлегенә багышланган балыкчылар ярышы үткәрде.

Традициягә әйләнгән бу бәйрәм быел да гөрләп үтте. Үткәрелү урыны Мичән авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шәүкәт күле» булса, үткәрүчеләре — Тимершык егетләре, дип яза Вконтакте челтәрендә Тимершык көндәлеге.

Бу ярыш авылдашларыбыз — үз чорларында милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган, бүгенге көндә безнең арадан киткән Латыйпов Мәгъфир, Мөхәммәдиев Ильфар, Вафин Альберт, Вафин Ирек, Сафин Идүс, Латыйпов Шәүкәт, Мулләхмәтов Сиренат, Гәрәев Илдар, Нуруллин Илнарлар истәлегенә үткәрелә. Бик күп төрләр буенча 1,2,3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар, медальләр, кубок һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

   

Балык тоту ярышының иң матур мизгелләре​    ​
Балык тоту ярышының иң матур мизгелләре​    ​

Авылдаш егетләргә, афәрин, диясе генә килә. Тормыштагы барлык күренеш-вакыйгаларга игътибар итәләр, һәркемгә тәрбияви үрнәк булырлык чаралар уйлап, оештыралар. Спорт ярышларының нинди генә төре үтми, аның һәрберсе диярлек кемне дә булса искә алуга багышлана. Иганәчеләре дә үзебезнекеләр.

Менә бу ярышта да күпме егетне зурлап искә алдылар, хәтта аларның әти-әниләренә, хатыннары, балаларына да хөрмәт күрсәттеләр. Бәйрәмнең һәр моменты уйланган, исәпләнгән: алып баручы да бар, җитәкчеләргә дә хөрмәт белән карау чагыла, ашау-эчү әзерләүче дә, ярышны оештыручы да, бүләкләр генә түгел медаль-кубокка кадәр ясаучы да табылган.

Безнең авыл егетләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен юллыйбыз Әйе, сүзләрен дә өзеп әйтүче, эшләрен дә җимертеп эшләүче, бердәм егетләр безнекеләр генә, шулай бит!

Ярышның кызган чагы
Ярышның кызган чагы 

 


Нет комментариев