Шахматны чит төбәкләрдән килүчеләр уйнады һәм җиңде
Сабантуйга чык та, тамаша карамыйча, читтә шахмат уйнап утыр инде!
Әмма шахматчылар үзләре алай уйламый. Шушы спорт төре белән яшәүчеләр бар һәм аларны азарттан беркем дә биздерә алмый. Шахмат уенын “Ак Барс” банкының Саба өстәмә офисы быел кукмаралылар өчен оештырган кебек килеп чыкты. Ир-егетләр төркемендә күрше район вәкиле Нурлат Хисмәтов җиңүче булды, хатын-кызлар арасында якташлары Зөләйха Хуҗина –2нче, Әлфия Гыйлаҗева 3нче урынны алды. Малайлар арасында да Кукмарадан Тимур Әхмәтшин да барлык көндәшләрен отты. Свердловск (Екатеринбург) кунагы Константин Чудиков та үзе кебекләрне тиз тапкан. Ул ирләр арасында пьедесталның 2нче баскычына күтәрелде. Хәер үзебезнекеләр дә сынатмады. Миңгәрдән Альберт Вәлиуллин һәм Дилә Гайзуллина 3нче урыннарны алдылар. Укучылар кызлар төркемендә Ике басу Арташтан Зәлия Мөхәммәтҗанова да матур уен күрсәтеп җиңү яулады. Гомумән, башка ярышларда да чит районнардан һәм төбәкләрдән килүчеләр теләп катнашты. Тамаша карарга ераклардан килүчеләр күп иде. Хәтта Ингушетиядән кайткан Башир Оздоевны да очраттык. Сабантуен беренче тапкыр күрүе икән һәм бәйрәмне бик ошаткан. “Мин Казанга туганнарга кайткан идем. Сабага алып килделәр, күргәннәр барысы да күңелдә калачак”, – диде егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев