Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Шәхси эшмәкәр «Р.Ф. Фәсхетдинов» кибете сатучылары өчен семинар узды

Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт.

  2026 елның июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучылар өчен азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла торган шәхси эшмәкәр Р.Ф. Фәсхетдинов  кибетендә семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы кулланучылар өчен брошюралар һәм буклетлар таратылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев