Шекшедә Әниләр көнен ничек билгеләп үттеләр?
Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы Шекше мәдәният йортында узды
Шекше мәдәният йортында Әниләр көненә һәм Гаилә елына багышланган булып узды. Концертны Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе, Сәрдә авыл җирлеге һәм Шекше мәдәният йорты оештырды. Алып баручылар тамашачыларны җылы сүзләр белән сәламләделәр, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Артистлар, укучылар гаиләләре белән әниләргә багышланган матур вокаль һәм бию номерлары белән сөендерделәр. Бәйрәм буена залда гаҗәеп җылылык һәм күңеллелек атмосферасы хөкем сөрде, чөнки Әни - иң кадерле һәм иң якын кеше, аннан башка безнең тормышыбыз шундый бәхетле һәм шатлыклы булмас иде! Һәр номер көчле алкышлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев