Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекшедә педагоглар династиясе вәкилләре хөрмәтләнде

Гүзәл затларыбызны хөрмәтләгән бәйрәм көннәрендә Шекше мәдәният йортында «Сез иң матур гаилә» дигән бәйрәм кичәсе узды, ул педагог һәм остаз елына да багышланды.

  Кичә котлау сүзләре һәм шагыйрә Илмира Гыймаеваның хатын-кыз хисләре һәм матурлыгы турында шигырьләрен укуы белән ачылды. Тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә кичәнең төп кунаклары - педагоглар династиясенең  вәкилләре күтәрелде. Алар - укытучы һөнәренә тугры булган, үз осталыкларын буыннан-буынга тапшыручы, гаилә һәм рухи кыйммәтләрне кадерләүче, укучыларга белем бирүче һәм аларның йөрәкләрендә мәхәббәт һәм ата-ана эшен дәвам итү теләген тәрбияләүче искиткеч гаиләләр. Зәйнагыевларның гомуми педагогик стажы 94 ел тәшкил итә, Гыйбадуллиннар гаиләсе 83 ел , Әмировлар- 90 ел, Ханнановлар 60 ел  дәвамында мәктәп һәм укучылар белән аерылмый, һәр гаиләдән Саба районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куючы остазлар һәм директорлар бар. Кичәнең беренче өлеше “укытучы“ темасын ачуга юнәлдерелгән иде, сораулар яңгырады, алар арасында көтелмәгәннәре дә бар иде. Аларга җавап биреп, педагоглар эштә килеп туган төрле вәзгыятьләр турында сөйләделәр, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Коллегалары, ветеран-укытучылары, элеккеге укучылары һәм  ата-аналарның котлауларын кабул иттеләр. Педагоглар династиясе авыл мәктәбе һәм авыл халкы өчен зур кыйммәткә ия, яшьләребез алардан күп нәрсәләргә өйрәнә. Һәр гаилә үз тарихын, чыганакларын белә, һәркайсының үз традицияләре бар, буыннан-буынга тапшырыла торган истәлекләре саклана. Бу турыда алар " кичәнең икенче өлешендә сөйләделәр, анда шәҗәрә төзүгә зур игътибар бирелде. Катнашучылар һәм тамашачылар үзләренең "нәсел агачын" ничек ясарга, эшне кайдан башларга, әби-бабаларының нәсел-нәсәбен белү өчен кая һәм кемгә, нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Кичәдә үзешчән артистлар, яшь укытучылар һәм бәйрәм кунаклары башкаруында музыкаль чыгышлар яңгырады. Лилия Әмирова "мөнәҗәт" укыды, Алсу Сәубан кызы үзенең беренче укытучысы язган шигырьне сөйләде, Зөлфәт Гыйбадуллин һәм аның хатыны гармунга кушылып җырлар башкардылар. Һәр гаиләгә һәм чыгыш ясаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, тамашачылардан кичәдә катнашучыларга һәм оештыручыларга - Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев