Сезнең белән, сезнең өчен...
Узган атнада районның елъязмасы булган “Саба таңнары” газетасы олпатлык чорына – аксакаллар яшенә җитеп, үзенең 95 еллыгын каршы алды.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан редакциябездә күркәм чара узып, бөтен гомерләрен район матбугатын үстерүгә багышлаган ветераннарыбыз да әлеге бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
Газетаның 95 еллыгы – район халкы өчен дә мөһим вакыйга. Чөнки һәркем тормышының күпмедер мизгеле газета битләре белән бәйле. Газета ул — чын мәгънәсендә халык белән хакимият арасындагы күпер. Чөнки чыга башлаганнан алып, “Саба таңнары” төбәгебез тормышы һәм тырыш халкы турында яза.
“1930 елның 25 ноябрендә газетабызның беренче саны дөнья күргән. Заманында журналистлар белән беррәттән, газетаны халыкка басма рәвештә чыгару өчен типография хезмәткәрләре зур эш башкарган. “Колхоз байрагы” булып дөньяга килгән газетабыз “Җиңү байрагы”на әйләнеп, аннары “Саба таңнары” исеме астында чыга башлаган, шул рәвешле без бүгенге көндә дә үзебезнең эшне дәвам итәбез. Замана үтә, вакыт алга таба бара, технологияләр үсә, яңара. Без шул үзгәреш чорларының бер вәкилләре булсак, үз вакытында сез нинди генә авырлыклар булуга карамастан, аларны үз җилкәгездә татып, газетаны чыгаргансыз. Ул чор белән бүгенгене чагыштыру мөмкин түгел. Бүген без 1700 тираж белән дөнья күрсәк, сезнең чорда 8 һәм аннан күбрәк тираж белән чыккан”, – диде үзенең чыгышында баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов.
Газетабызның 95 еллыгы белән коллективны һәм матбугат ветераннарын муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде.
“Заман алга барып, электрон мәгълүмат чыганаклары күбәйсә дә, журналист хезмәте үзенең тоткан урынында калды. Сез – матбугат хезмәткәрләре, районның сулышын яктыртасыз, аларны халыкка җиткерүдә зур роль уйныйсыз. Моның өчен бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә газета үз йөзен югалтмыйча, заманага яраклашып, халыкка район хәбәрләрен җиткерүдә армый-талмый хезмәт итәрсез дип ышанам”, – диде Расих Закирҗанов һәм редакция хезмәткәрләренә “Татмедиа” акционерлар җәмгыятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Шулай ук бәйрәмебез уңаеннан ГАИның район бүлеге начальнигы Марат Гаязов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова тәбрикләп, юл хәрәкәте иминлеге юнәлешендә ныклы хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр һәм алга таба уртак юнәлештәге эшчәнлеккә чакырдылар. Туксан биш ел дәверендә редакциябез хезмәткәрләре арасында берничә буын алмашынса да, коллектив үзенең бердәмлеген, татулык хисен югалтмавы белән көчле иде.
Әлбәттә, газетабыз эшчәнлегендә зур өлеш керткән ветераннарыбыз барысы да катнаша алмады, килгән кунакларыбыз арасында иң өлкәне – гомер буе типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән 85 яшьлек Фәһимә апа Мостафина булып, ул үзе иҗат иткән шигырьләрен күзлексез укып сокландырды.
Ветераннарыбыз һәрберсе хәтер сандыгындагы хезмәт чорына бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар, күңелдән генә булса да шул эшләгән вакытларга кайттылар.
”Мин 1970 елда редакциягә эшкә кердем. 1974 ел иде дип хәтерлим, газетаны җыеп, эшен бетереп кайтып киттек. Шул төнне райком секретаре Үзбәк Садыйкович вафат булган. Безнең барыбызны да төнге сәгать 2.00дә редакциягә җыеп алдылар. Беребез-бер каршы килмичә, бөтен полосаны яңадан ясадык”, – дип искә ала типографиядә озак еллар хәреф җыючы булып эшләгән Рәкыя апа Таһирова.
Кайсы гына чор булмасын, бернинди киртәләргә дә карамастан, газета һәрвакыт үзвакытында чыккан. Ул бүген дә шулай дәвам итә. Чөнки район елъязмасы булган басма чыкмый калуга һич тоткарлык була алмый.
Бөтен гомерен газетаны хаталарсыз чыгаруга багышлаган, ягъни корректор хезмәтен башкарган Зарема апа Нәбиуллинаның да газета белән бәйле истәлек-хатирәләре күп иде.
“Мин редакциягә 1973 елда “Җиңү байрагы” дип аталган чорда эшкә килдем. Ул вакытта баш мөхәррир Хөснулла Әһлиуллович Шәфигуллин иде. Ул шактый кырыс, әмма бик яхшы күңелле, хәлгә керә белә торган кеше буларак ихтирам яулады. Ул чорда Илфир Салаватуллин, Сәвия Гайнетдинова, әтием Газиз Нәбиуллин кебек үткен каләмле, талантлы журналистлар эшли иде. Типография белән редакциядә үскән бала буларак, коллективка ияләшү миңа бик җиңел бирелде. Әти лаеклы ялга киткәнче редакциядә эшләде, әни 14 яшеннән типографиягә килеп, пенсиягә чыкканчы хезмәт куйды. Шуңа бу коллектив бик якын иде. Хөснулла Шәфигуллиннан соң Федор Ермаков килде, аннан Тәлгат Нәҗмиев белән озак еллар эшләдек. Тәлгат Самат улы кешелекле, олы күңелле кеше буларак үзеннән якты эз калдырып китте. Рөстәм Исмәгыйлов белән бер-ике ел гына эшләп, лаеклы ялга киттем. Әмма ул чорлар иң күңелле еллар булып күңел түрендә саклана“, – дип сөйләде Зарема апа Нәбиуллина.
Ветераннарыбыз шулай ук колхозларга өмәләргә чыгуларын, амбарларда эшләүләрен дә иң күңелле хатирәләр буларак искә алдылар.
Илдар абый Яхинның да 12 ел гомере “Саба таңнары” газетасы белән бәйләнгән. Ул 1982 елдан бирле штаттан тыш хәбәрче буларак иҗатка якын кеше була, 2002 елда Тәлгат Самат улы чакыруы белән эшкә килә.
“1985 елда Киров шәһәрендә Зәки Хәбибуллинның полкташлары белән очрашу булды. Мин шунда катнашып, очерк яздым. Тәлгат Саматович мине ул елда Закир Йосыпов исемендәге премия белән бүләкләде. 2002 елда баш мөхәррир урынбасары Нәгыйм Гаязович авырып киткәннән соң мине Тәлгат Саматович җаваплы сәркатип вазифасына чакырды. Мин коелып иңдем. Чөнки газета эшендә бөтенләй тәҗрибәм юк. Газетаның макетын төзү хәйран четерекле һәм катлаулы эш иде”, –дип сөйли Илдар абый. Ветераннарыбыз Гүзәлия Ганиева, Гүзәлия Шакирова, Наилә Гаянова, Тәнзилә Гарипова һәрберсе эшчәнлек елларын искә алып, күңелле истәлекләр белән бүлештеләр.
Газетабызның сайт редакторы, журналистлар династиясен дәвам итүче Илмира Галимуллина әти-әнисе эшләгән елларны, алар белән бәйле вакыйгаларны уртаклашты, ветераннарыбызның һәрберсе коллектив өчен якын һәм кадерле булуын әйтеп китте. “Минем балачагымнан бер вакыйга һич күңелемнән китми: Бервакыт кич әтинең елаганын күрдем. Бу мине нык тетрәндерде. “Ни булды?” дим. “Хөснулла абыең үлгән”, – диде. Алар райондашлар иде, әтине Апастан Сабага Хөснулла Шәфигуллин чакырып китергән булган”, – дип күңел түрендә сакланган истәлекләре белән уртаклашты.
Очрашуга килгән һәркем район басмасының озын гомерле булуын теләде. Моның өчен, әлбәттә, аның тугры язучылары, укучылары булу кирәк. Алдагы юбилейларыбызны язылучыларыбызның көчле сафлары белән каршыларбыз дип ышанабыз.
Газетабызның 95 яшен билгеләп үтүдә безгә иганәчелек ярдәме күрсәткән, район басмасының тугры дуслары – шәхси эшмәкәрләр Нияз Ахунов һәм Делюс Абдуллинга коллективыбыз исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да эшмәкәрлек идеяләренең уңышлы тормышка ашуын һәм эшчәнлекләре көтелгән нәтиҗәләр китерүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев